Бөгелмә авазы

Районның башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары экология дәресендә катнашты

Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә үзенчәлекле экология дәресе узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Ризванова үткәрде. Мәктәп укучылары үз-үзләрен табигать кочагында тоту кагыйдәләре белән таныштылар, әйләнә-тирә мохитне кайгыртырга өйрәнделәр, елга һәм күл исемнәрен искә төшерделәр. Балалар Татарстан Республикасының аеруча сак астында булган территорияләре эшчәнлеген...

Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә үзенчәлекле экология дәресе узды.

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Ризванова үткәрде.
Мәктәп укучылары үз-үзләрен табигать кочагында тоту кагыйдәләре белән таныштылар, әйләнә-тирә мохитне кайгыртырга өйрәнделәр, елга һәм күл исемнәрен искә төшерделәр.
Балалар Татарстан Республикасының аеруча сак астында булган территорияләре эшчәнлеген җентекләп өйрәнделәр.
Искәртеп узабыз, 1 мартта Татарстанда Экология елы һәм иҗтимагый тирәлек экологик дәресләр үткәрүгә старт бирелгән иде.
Мондый чаралар бу көннәрдә барлык Татарстан мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә дә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: