Бөгелмә авазы

Районда - яшел урак өсте

Бөгелмә районының һәр хуҗалыгында мал азыгы әзерләү буенча эш кайный. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре печән чаба, сенаж, яфраказык әзерли. Мал азыгын хәзерләү районда май азагында ук башланган иде инде. Үлән чабуга беренчеләрдән булып "Колос", "Рассвет", "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" һәм "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьләр төшкән. Бүгенге көндә хуҗалыкларда печән хәзерләүдә иртә...

Бөгелмә районының һәр хуҗалыгында мал азыгы әзерләү буенча эш кайный. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре печән чаба, сенаж, яфраказык әзерли. Мал азыгын хәзерләү районда май азагында ук башланган иде инде. Үлән чабуга беренчеләрдән булып "Колос", "Рассвет", "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" һәм "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьләр төшкән.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда печән хәзерләүдә иртә өлгерә торган кәҗә үләне, эспарцет һәм люцерна кулланыла. Эш белән төптән танышыйк дип, без дә алдынгы хуҗалыкларга юл алдык.

"Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьнең алсу төстәге кыры янында туктагач, сокланудан бераз тын ала алмыйча тордым. Төрле журналлардагы рәсемнәрдә күргән картина кебек -- ул шәмәхә төстәге лаванда кырын хәтерләтә иде, хозурланып туймаслык, офык белән бергә тоташкан алсу кыр. Кузаклылар рәтенә кергән эспарцетның чәчәк аткан вакыты икән. Тиз кузакланучы культура бик туклыклы, югары сыйфатлы мал азыгы булып санала. Шуңа да чәчүлекләр структурасында аксымга бай культурага өстенлек биргәннәр дә инде биредә. Хуҗалыкта әлеге күпьеллык үлән 400 гектарда үстерелә. "Күпьеллык үлән безнең эшне җиңеләйтә. Быел ул шундый уңды, икенче тапкырга да чабып алырга өлгерәчәкбез әле", -- ди "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев.

Чабылган үләнне ике комбайн урып-җыеп бара, кырыйларыннан бер-бер артлы техника йөреп кенә тора - "КамАЗ"лар үләнне сенаж базына ташый. Биредә сенаж салу планының 30 процентын үтәгәннәр. Печәннең 60 проценты әзер икән. Сусыл мал азыклары арасында силоска дип кукуруз өчен дә зур мәйдан бүлеп бирелгән. Ул шулай ук 400 гектар җирне били. Әлеге мәйданның 100 гектарында беренче тапкыр орлыкка дип утыртылган кукуруз үсә. "Һәр баш малга 32 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куйдык без. Ә алар бездә шактый: мөгезле эре терлек 1 200 баш исәпләнә, 2 000 баш дуңгыз, 260 атыбыз бар. Хәзер хуҗалыктагы барча техник куәтләр әлеге бурычны үтәүгә юнәлтелгән. Эшче көч­ләр җитә, ягулык-майлау материалларына кытлык юк , шуңа да максатыбызга ирешербез дигән ныклы ышанычыбыз бар", -- ди җитәкче урынбасары Рамил Әхмәтгәрәев.
Печән хәзерләүгә бер дистәгә якын техника җәлеп ителгән. Бай тәҗрибәле, булдыклы механизаторлар куәтле авыл хуҗалыгы машиналарын югары җитештерүчән эшлә­түгә ирешә. Араларында яшьләр дә бар икән. Мәсәлән, игезәк егетләр Илүс белән Гөлүс Гайсиннар - шундыйлар. "КамАЗ"ын туктатып, Гөлүс белән сөйләшеп алдык. Хуҗалыкта бик яшьли эшли башлаган егетләр. Армиягә киткәнче үк үзләрен тырыш хезмәтчәннәрәр итеп күрсәткәннәр. Ә армиядән кайткач, аларны хуҗалык җитәкчесе шәхсән үзе чакырып алган. "Монда эшләвемә гел үкенмим. Акчасын вакытында түлиләр. Безгә -- яшьләргә дип, дәүләт программасы нигезендә, йорт та төзи башладылар", -- ди ул елмаеп (рәсемдә).

Гомумән, әлеге хуҗалыкта һәр җирдә эштән тәм табып эшли беләләр. "Дәүләт программалары ярдәм итеп тора. Шуңа да эш алга таба бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннзре өчен без, "70х30" программасы нигезендә, йортлар салдык, "60х40 программасы белән яңа комбайн алдык", - ди Харис Хәмит улы.

Хуҗалыкта кышлату чорына никадәр күләмдә мал азыгы тупларга кирәклеге күптән ачыкланган. Саннар белән әйткәндә, 5 000 тонна силос, 5 000 тонна сенаж һәм 1 200 тонна печән хәзерләү таләп ителә. Шуңа басуларда да, мал азыгы саклагычында да эш кызу бара. Эшкә коры һава торышы да дәртләндерә. Гомумән, аяз көннәрнең кадерен белеп, механизаторлар зур тырышлык күрсәтә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: