Бөгелмә авазы

Район җитәкчелегенең Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлавы

Кадерле бөгелмәләр! Сезне Татарстан Республикасының 25 еллыгы һәм сөекле шәһәребезнең туган көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Бөгелмә тарихы күпсанлы казанышларга, әһәмиятле вакыйгаларга бик бай. Борынгы биналарда һәм тын яшел ишегалларында провинция шәһәрчегенең тирән тарихи тамырлары саклана, ә торак кварталлар, яңартылган парк-скверларда, архитектура һәйкәлләрендә бүгенге Бөгелмәнең төсе-рухы ачык чагыла. Үзенчәлеген...

Кадерле бөгелмәләр! Сезне Татарстан Республикасының 25 еллыгы һәм сөекле шәһәребезнең туган көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Бөгелмә тарихы күпсанлы казанышларга, әһәмиятле вакыйгаларга бик бай. Борынгы биналарда һәм тын яшел ишегалларында провинция шәһәрчегенең тирән тарихи тамырлары саклана, ә торак кварталлар, яңартылган парк-скверларда, архитектура һәйкәлләрендә бүгенге Бөгелмәнең төсе-рухы ачык чагыла.

Үзенчәлеген һәм кабатланмас үз йөзен саклаган хәлдә, шәһәребез үсә һәм төзекләнә бара: мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, яңа гыйбадәтханәләр калкып чыга, заманча спорт комплекслары торгызыла, юллар һәм күперләр ремонтлана.

Бөгелмәнең визит карточкасы булып нефтьчеләр һәм табиблар, авиаторлар һәм тимер юлчылар, педагоглар һәм бар дөньяга танылган артистлар белән спортчылар, галимнәр, игенчеләр, төзүчеләр - үз шәһәрен җаны-тәне белән сөюче, аның данын күтәрүче, гүзәллеген саклаучы, арттыручы һәм, әлбәттә, көндәлек тырыш хезмәте белән уртак йортыбызны тагын да яктырак һәм ямьлерәк итүче гади якташларыбыз тора.

Шәһәребездә фидакарь һәм кыю кешеләр аз түгел. Болар - тынычлыкны саклап калган, Бөек Җиңүне яулап алган хөрмәтле ветераннарыбыз. Кадерле ветераннар, сезнең батырлык алдында без баш иябез!

Яшеллеккә һәм чәчәк-гөлләргә чумып утырган чиста, ямьле шәһәребез беркемне дә битараф калдырмый. Бөгелмәгә килү насыйп булган һәр кеше йөрәгендә биредән җан җылысы, игелеклелек сыйфатлары алып китә.

Гүзәл шәһәребезнең туган көнендә барлык бөгелмәләргә дә кайгыртучан, сакчыл һәм шәһәрне ихлас күңелдән яратучы чын хуҗалар булып калуын телим. Кечедән алып, олыга кадәр һәркемгә алга таба уңышлар, иминлек, ә һәр гаиләгә бәхет телим! Бергә булсак, югары казанышларга ирешә алуыбызга мин бик ышанам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: