Раштуа - сафлык бәйрәме!
Раштуа - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм - Раштуаны бәйрәм итә.
Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.Бәйрәм уңаеннан православ динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар. Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар дин тотучылар.Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Борынгылар сүзенә колак салсак, бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаган, аңа карата мактау сүзләре әйткән, күңелле ял иткән. Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза. «Раштуа-христианнарда зур бәйрәмнәрнең берсе, дибез. Ул үзенә күрә яктылык, сафлык бәйрәме булып тора. Чөнки, риваятьләргә караганда, Гайсәнең тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып, шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз балкып чыга. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый. Изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Ходай Тәгалә сезне үзенең ярдәменнән ташламасын. Сезнең барыгызга да исәнлек, тынычлык, иминлек телибез", - ди христан дине тарафдарлары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 18:12Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.1600
-
20 гыйнвар 2021 - 17:23«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә калейдоскоплар ясыйлар Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, коллективизм, бер-береңә ярдәм итү хисен тәрбияләүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә.2400
-
20 гыйнвар 2021 - 16:01«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.2300
-
20 гыйнвар 2021 - 15:42«Радуга» үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору кабинеты эшли башлады Көндезге тору кабинетында эшләүче белгечләр инвалидлык белән кешеләр тормышында килеп чыккан проблемалы хәлләрне психологик-педагогик яктан тикшерү өчен яңа катнашучылар кабул итәргә әзер.4501
-
20 гыйнвар 2021 - 14:03Бер көн эчендә Бөгелмәдә берьюлы ике янгын булды Элемтә пунктына мунча һәм шәхси йорт януы турында ике хәбәр килде.5100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алдыЧара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.7300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО) Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.19100
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.17200
-
18 гыйнвар 2021 - 08:41Инфекционист крещение коенуы вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Салкын суга чумганда бъленеп чыккан адреналин иммунитетны стимуллаштыра.14300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:36Бөгелмәдә 2 яңа COVID-19 очрагы терккәлгән Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.14100
-
18 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмә татар гимназиясе укучылары Һади Такташның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар «Балкыш» клубының беренче чарасы узды, анда Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучылары катнашты.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика