Бөгелмә авазы

Рамил хәзрәт Хөснетдинов барлык мөселманнарны Ураза бәйрәме белән ихлас котлый

Ураза Гаете мөбарәк булсын! Бисмилләһир-рахман иррахим!

Хөрмәтле кардәшләр! Кадерле дуслар!   Һәммәгезне дә Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан һәм якты-нурлы Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!

Изге Рамазан – рухи чистарыну, игелекле гамәлләр ае ул. Ә изге ай төгәлләнү көне – Ураза бәйрәме кешеләрне бердәмлеккә, татулыкка, шәфкатьле булырга өнди, гаиләләрнең нигезен ныгытуга ярдәм итә.

Быел безгә Рамазанны беренче тапкыр җәмәгать белән укыла торган җомга һәм тәравих намазларыннан, күмәк ифтар мәҗлесләреннән башка гына уздырырга туры килде. Бу изге ай бездән тагын да түземлерәк булуны, ихтыяр көчен, иман ныклыгын таләп итте. 

Бөтен дөньяда таралган афәт безнең өчен чын сынауга әверелде. Әмма шул ук вакытта әлеге көннәрдә гыйбадәтләребезне үтәү, гамәлләребезне ихластан башкару, авырлыкларга сабыр итеп, мөселман буларак, күңелләребездә изге ниятләр белән яшәү – нәкъ менә шулар безне Аллаһка якынайта да. Без дөньяны яхшыга үзгәртә алабыз.

Без, иң беренче чиратта, Исламның һәрбер кеше турында кайгыртучанлык күрсәтергә дигән какшамас кыйммәтләрен күздә тотып эш итәргә тиешбез. Шуңа да, мәчетләребезнең үлем белән яный торган чирнең таралу үзәкләренә әверелүенә юл куя алмыйбыз, чөнки бу кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен куркыныч астына кую булыр иде.

Шушы вәзгыятькә бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Рамазан төгәлләнүгә бәйле Гаетне “Live” форматында билгеләп үтәргә дигән карар кабул итте – мөэмин-мөселманнар бәйрәм вәгазенә “ТНВ” телеканалы, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайты, “Хузур” телевидениесенең YouTube-каналы аша кушыла һәм, шул рәвешле,  намаз уку, дога кылу ләззәтен татый, бәйрәм шатлыгын тоя алачак. Трансляция иртән 6 сәгать 30 минутта изге Коръән аятьләрен укудан башланачак.

Изге Ураза бәйрәме һәрбер йортка җылылык, ямь, иман нуры һәм күңел тынычлыгы алып килсен!

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга рәхим-шәфкать күрсәтсен, рәхмәтеннән калдырмасын! Гөнаһларыбызны кичерсен, түләгән зәкәтләребезне, биргән сәдакаларыбызны, уразаларыбызны, гыйбадәтләребезне һәм башка игелекле гамәлләребезне кабуллардан кылсын һәм, күп тапкырлар арттырып, әҗер-савабын бирсен. Амин!

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, ТР Көньяк-Көнчыгыш казые

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: