Бөгелмә авазы

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов шәһәр һәм районыбыз мөселманнарын иң олуг бәйрәмнәрнең берсе - Рамазан гаете белән ихлас тәбрик итте.

Реклама

"Ураза бәйрәме - Исламның төп традицияләрен, аның әхлакый идеалларын чагылдыра торган мөһим вакыйга ул. Ураза гаете рухи сафлану-чистарыну, шәфкатьлелек, игелекле гамәлләр кылу дигән төшенчәләр белән тәңгәлләшә. Бу кыйммәтләр, нинди генә дин тотуларына карамастан, барлык кешеләргә дә кадерле һәм аңлаешлы, алар тынычлык һәм теләктәшлекнең нигезе булып торалар.
Бөгелмәдә яшәүче мөселманнарның районыбызда конфессияара тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтү аеруча күңелле. Игелекле эшләре, югары гуманистик идеалларга омтылулары белән алар Исламның рухи-әхлакый потенциалын арттыралар, төрле диннәр вәкилләре арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итәләр. Районыбыз мөселманнары киләчәктә дә толерантлык һәм тәкъвалыкның иң күркәм өлгесе булырлар, туган төбәгебез һәм республикабыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дип ихлас ышанам.
Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, дәрт-дәрман, һәрбер изге башлангычыгызда уңышлар телим!" - диелә хакимият башлыгының Бөгелмә мөселманнарына юллаган котлавында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: