Бөгелмә авазы

Һәр бала кадерле безгә (+ФОТОЛАР)

"Татнефть" ГАҖ составындагы механика заводының Бөгелмә муниципаль районы Карабаш сулыгы янында урнашкан "Чайка" ял базасында Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче, асрамага бала алган гаиләләрнең туристлык форумы узды. "Россиягә һәр бала кадерле" дигән федераль партия кысаларында узган бу очрашуга 7 районнан һәм Чаллы шәһәреннән ишле гаиләләр җыелган иде. Чараны тантаналы төстә ачып,...

"Татнефть" ГАҖ составындагы механика заводының Бөгелмә муниципаль районы Карабаш сулыгы янында урнашкан "Чайка" ял базасында Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче, асрамага бала алган гаиләләрнең туристлык форумы узды.

"Россиягә һәр бала кадерле" дигән федераль партия кысаларында узган бу очрашуга 7 районнан һәм Чаллы шәһәреннән ишле гаиләләр җыелган иде.

Чараны тантаналы төстә ачып, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Резванова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, "Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев чыгыш ясадылар.

Төрле гаилә вәкилләре Россия, Татарстан һәм "Бердәм Россия" партиясе әләмнәрен күтәрделәр. Дәүләт гимннары яңгырагач, Бөгелмәнең караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итү үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән төрле уеннар, ярышлар, күңел ачу чаралары, тренинглар башланып китте.

- Очрашу программасы ике көнгә исәпләнгән иде. Икенче көнне җиңүчеләрне бүләкләү, чараны ябу тантаналары узды", - дип хәбәр итәләр"Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә бүлеге башкарма комитетыннан. -Туган як тарихын белү, туристлар җырларын башкару, казанда ботка пешерү, ашыгыч стена газетасы чыгару - болар һәм башка күп кенә кызыклы чараларда балалар да, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты, шат көлү авазлары һәр тарафта яңгырап торды. Ахырдан берәү дә бүләксез калмады. Җиңүчеләргә Дипломнар, призлар тапшырылды, партиянең җирле бүлеге исә 10 гаиләгә "Спорт-мастер" кибетләренең берәрсендә спорт киемнәре алу өчен 2шәр мең сумлык сертификат та тапшырды. Ә иң мөһиме, биредә гаиләләрнең татулыгы тагын да ныгый төште, алар яңа дуслар таптылар.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: