Бөгелмә авазы

Путин Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде

Россия Президенты тиешле Указны имзалады Россия Президенты Владимир Путин "Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында"гы Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган документ тексты нигезендә, Рөстәм Миңнеханов вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты...

Россия Президенты тиешле Указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин "Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында"гы Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган документ тексты нигезендә, Рөстәм Миңнеханов вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: