Бөгелмә авазы

Президент кулыннан – бүләк

Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында да үтте. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары рәтендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың ведомство һәм министрлык җитәкчеләре иде.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Фото - ТР Хөкүмәте сайтыннан.

Тантанага Татарстанның меңнән артык мөгаллиме чакырылды: мәгариф идарәсе һәм бүлеге җитәкчеләре, мәктәпләрнең иң яхшы директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр иде.
"Татарстан яулаган уңышлар, безнең югары нәтиҗәләребез барысы да халык өчен башкарыла һәм монда республиканың белем бирү потенциалы төп рольне уйный. Төбәкнең үсешенә йогынты ясый торган факторлар күп, кайберәүләр чимал, сәнәгать базасы дияр, ләкин барысыннан да бигрәк бу кеше факторы, зур мәсьәләләрне чишә ала торган шәхесләрнең булуы. Боларның һәммәсен дә залда утыручы затлар формалаштыра. Сезгә моның өчен бик зур рәхмәт", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Муниципаль район матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Бөгелмә делегациясен шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкләгән. Аның составында 37 кеше булган. Алар арасында - "ТРның 100 иң яхшы мәктәбе" рейтингына керүче мәктәп директорлары, грант ияләре, һөнәри бәйге җиңүчеләре.
Шунысы мактауга лаек, тантанада шәһәребезнең 7 нче гимназия директоры Анатолий Шалев Татарстан Республикасы Президенты кулыннан бүләк алган (рәсемдә). Хәзер ул "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән югары исем йөртә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: