Бөгелмә авазы

“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Бөгелмәдә Сабан туе аланында “Спортлы Татарстан” мәйданы оештыра

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туена әзерләнә. Җөмһүриятебезнең һәр районында, шул исәптән безнең Бөгелмәдә дә, бәйрәм вакытында әлеге хәрәкәтнең җирле бүлеге вәкилләре үз мәйданчыгын әзерли - "Спортлы Татарстан". Бу мәйданчыкларда халык ГТО нормасын тапшыруда үзенең көчен сынап карый алачак. Иң активлары истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алачак. Бөгелмәдә халык...

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туена әзерләнә. Җөмһүриятебезнең һәр районында, шул исәптән безнең Бөгелмәдә дә, бәйрәм вакытында әлеге хәрәкәтнең җирле бүлеге вәкилләре үз мәйданчыгын әзерли - "Спортлы Татарстан".

 

Бу мәйданчыкларда халык ГТО нормасын тапшыруда үзенең көчен сынап карый алачак. Иң активлары истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алачак. Бөгелмәдә халык бәйрәме 6 июнь көнне сәгать 10да Сабан туе аланында узачак.

Гомумән, "Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активистлары сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Татарстан бүген - Россиянең спорт башкаласы. Биредә профессионалларга да, һәвәскәрләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктура булдырылган. Республикага Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөньякүләм спорт чараларын уздыруны ышанып тапшыралар. Инде бу җәйдә үк грандиоз Су спорт төрләре буенча Халыкара Чемпионат үткәреләчәк, ә 2018 елда Татарстан Футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: