Бөгелмә авазы

Полиция полковнигы Илдар Шакиров хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле коллегалар, эчке эшләр органнары ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Үз хезмәтен намус белән башкаручыларга, һөнәргә тугрылык һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Көндез дә, төнлә дә сез хокук тәртибе сагында торасыз, гражданнарның законлы хокукларын тәэмин итәсез,  тыныч тормышын саклыйсыз.

Җиңел булмаган юллар һәм авыр сынаулар үткән кадерле ветераннарыбызны ихлас күңелдән һәм, рәхмәт сүзләре әйтеп, тәбрик итәм. Сезнең тәҗрибә һәм белемегез бәһасез.

Бәйрәм белән, дуслар! Тагын бер кат рәхмәт белдерәм! Безнең уртак җиңүләребезгә зур ярдәм һәм бәяләп бетергесез өлеш керткән гаиләләрегезгә һәм якыннарыгызга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.

Барыгызга да бәхет һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Илдар Хәлил улы Шакиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: