Бөгелмә авазы

Оят, бөгелмәлеләр! (+ФОТОЛАР)

Районда парклар һәм скверларны, су буйларын төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында шактый гына эшләр башкарылды. Шуларның иң масштаблысы шәһәребезнең Үзәк сулыгын төзекләндерү, яңарту. Әле үткән ел, көз көне генә якыннан бу урыннарны әйләнеп, балалар мәйданчыгындагы матурлыкка сокланып кайткан идек. Ләкин, ни кызганыч, бездә әлеге матурлыкларга соклану, эшләнгән эшнең кадерен белү...

Районда парклар һәм скверларны, су буйларын төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында шактый гына эшләр башкарылды. Шуларның иң масштаблысы шәһәребезнең Үзәк сулыгын төзекләндерү, яңарту. Әле үткән ел, көз көне генә якыннан бу урыннарны әйләнеп, балалар мәйданчыгындагы матурлыкка сокланып кайткан идек. Ләкин, ни кызганыч, бездә әлеге матурлыкларга соклану, эшләнгән эшнең кадерен белү дигән сыйфатлар кайбер шәһәрдәшләребезгә бөтенләй дә хас түгел. Әле яңарту эшләре тулысынча тәмамланып та бетмәгән, ә урындыклар, чүп савытлары каерылып алынып, чүпләр тирә-якка сибелеп ята.

Нәрсә дияргә дә белгән юк мондый күренешне, җүнсезлекме, әллә инде тирә-якка карата нәфрәтме бу?

Үзебез утырган ботакка үзебез балта чабабыз бит, җәмәгать!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: