Бөгелмә авазы

Онытырга хакыбыз юк

13 октябрьдә Татар мәдәният үзәгендә быел да Хәтер көнен зурлап уздырдылар (оештыручысы - Флюра Шәрипова). Татарның бөек уллары белән бергә, үзебезнең шәһәрдә гомер кичергән Угыз абый Атласовны, аның әтисе - милли каһарманыбыз Һади Атласовны да искә алдылар. "Милләтебез" дип янып-көеп яшәүчеләр 1937 елда репрессиядә һәлак булган кешеләр турында чыгышлар ясадылар....

13 октябрьдә Татар мәдәният үзәгендә быел да Хәтер көнен зурлап уздырдылар (оештыручысы - Флюра Шәрипова).

Татарның бөек уллары белән бергә, үзебезнең шәһәрдә гомер кичергән Угыз абый Атласовны, аның әтисе - милли каһарманыбыз Һади Атласовны да искә алдылар. "Милләтебез" дип янып-көеп яшәүчеләр 1937 елда репрессиядә һәлак булган кешеләр турында чыгышлар ясадылар.

1989 еллардан башлап, шәһәр өчен, милләт өчен бик әһәмиятле булган күп кенә вакыйгалар барланды, кайбер мизгелләрне экраннан күрсәттеләр. Татар мәдәният үзәге артисты Эдуард Гафиатуллин бик мәгънәле алып барды кичәне. Чыгыш ясаучылар да булды, мәсәлән, Кодаштан Равилә Арсланова чыгышы бик истә калырлык иде, хәтерне югалтмаска, үткәннәрне онытмаска өндәп, йөрәкләргә сеңәрлек итеп сөйләде.

Аннары үзәк мәчет кафесында җомга намазына җыелган халыкны мәҗлескә чакырдылар. Рамил хәзрәтнең вәгазе тирән эчтәлекле, үтемле булды. 60лап кеше иде мул табынлы мәҗлестә, тик менә чараның икенче бүлеген тыңларга Мәдәният үзәгенә килүчеләр саны шактый кимегән булып чыкты. Кызганыч, әлбәттә. "Бүген без тук", - дип кенә, үткәннәрне, милләтебезнең аяныч язмышын онытырга хакыбыз юк.

Шәхсән минем үзем өчен бу Хәтер кичәсе бик кадерле, чөнки мин экраннардан күрсәтелгән ул чактагы күп хәлләрнең тере шаһиты. Әмма шунысы кызганыч, ул чактагы көрәшчеләрнең дә хәзер бик күбесе юк бит инде. Ә алмашка килүчеләр булырмы икән? Телне, милләтне сакларга кирәк бит. Телне саклау, милләт буларак сакланып калу проблемалары бүгенге көндә дә шулай ук актуаль булып кала бирә ләбаса. Нишләргә?..

Бәдия КӘБИРОВА,
Бөгелмә шәһәре.
Айгөл Шәрәфиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: