Бөгелмә авазы

Нурлардан үрелгәнсең, Бөгелмә!

30 августта гаҗәеп җылылык һәм дустанә мөнәсәбәт белән Җөмһүриятебез көнен һәм туган шәһәребезнең тууына 233 ел тулуга багышланган бәйрәмне билгеләп үттек. Сөекле уртак йортыбызның тыныч кичәге көне һәм имин иртәгесе хакына оештырылган бәйрәм һәркайсыбызның күңелендә матур җыр булып калды.

Шәһәребезнең үсеш формуласын нәкъ шул исемдәге сәнәгать эшләнмәләре һәм патентлар күргәзмәсеннән укыдык. Бөгелмә туган көннең Җөмһүрият көне белән тәңгәл килүенә тирән мәгънә салынган: нефть сәнәгате, геофизика һәм машина төзү тармакларының тотрыклы үсеше белән республикабыз яшәешенең алтын баганасын тәшкил итә ул. Алдынгы фикер һәм югары фән, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый академиклары яшәгән дәрәҗәле шәһәр!
Стадионның алмәйданында "ТНГ-Групп", БМЗ, "БЭНЗ" һәм башка күренекле предприятиеләрнең стенд-экспозицияләре урнаштырылган, горурлык сәбәбе булып, уйлап табу патентлары, җитештерү җиһазларының яңа төр үрнәкләре, илкүләм һәм халыкара конкурсларда яулап алынган Дипломнар һәм кубок-лар куелган, алар - үткән елгы Шәһәр көненнән алып, бүгенгесенә кадәр ирешелгән хезмәт җиңүләре.
Район мәдәният йорты директоры Фидания Ногманова, горурлык хисеннән балкып, иҗади чатырлар янына дәште, авторлар хакында мәгълүмат бирде.
Сынлы сәнгать һәм кул эшләнмәләренең кабатланмас идеясе, эшләнү матурлыгы, шәһәребездә яшәгән остакулларның фикер очышы, чыннан да, гаҗәеп һәм көтелмәгән булды.
Туган якны өйрәнү музее төзегән тарихи күргәзмә шәһәребез яшәгән озын-озак 233 елның һәр мөһим вакыйгасын тасвирлады. Ак-кара фотолардан торган экспозициягә хөрмәт баглап, рәсми делегация иң күп вакытны биредә исраф итте: Ярослав Гашек һәм Туган якны өйрәнү музейларының тарихи экспонатлары - шәһәребезнең мәңге бакый кыйммәтен, фәнни тикшеренү алып барган хезмәткәрләре мәңге кичмәс фикер куәсен хасил итәләр.
"Бердәм Россия" партиясе балалар өчен мәйдан оештырып, диңгез сәяхәтчеләре, кыю капитаннар тормышыннан театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Сәхнәне сырып алган балаларның күбесе, конкурсларда катнашып, приз-бүләкләр алды.
Яшьлек гүзәллекләре белән мөлаемлык сирпегән кыз-ханымнар мисалында милли киенү үрнәкләре һәм чәчәк костюмнарын карадык. Аннары юлыбыз киң күңел белән табыннар төзегән аш-су осталары чатырлары, сәүдә рәтләре, бию мәйданнары яныннан стадионга таба үтте.
Эргәләре амфитеатрлап күтәрелгән түгәрәк арена кичке шәфәкъ нурларында дулкынландыргыч иркен һәм тантаналы балкыды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәребез мэры Илдус Әсгать улы Касыймов бәйрәмне ачты. Аның туган телебездә яңгыраган теләкләрен, гадәттәгечә, яратып кабул иттек, шул ук вакытта мөхтәрәм җитәкченең Бөгелмә тарихында җуелмас эз калдырган олуг шәхесләр сафында татар мәгърифәтчеләре Һади Атласи, Сәхаутдин Миңлекәй, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның исемен яңгыратуы һич көтелмәгән һәм галибанә шатлык булды. Бәлки кичке кояшның моңлы нурларына күрәдер, туган йортыбызда туган телебезнең кадерле булуы күңелебезне рәхәт хисләр белән мөлдерәмә тутырды. Шушы шәһәргә читтән килеп, кайберебез шунда туып-үсеп, тормыш бәхетен, яраткан эш урыннарын таптык, каршыбызга килгән һәр кеше белән исәнләшеп, бер тату гаиләдәй гомер кичерәбез, кайгы килсә, уртага салып, барыбыз бергә күтәрәбез - шушы чын бәхет түгелме?
45 ел бергә, тугры гомер кичергән, яшь буынга үрнәк булып торган Фәридә Шәрифулла кызы һәм Марсель Габдулла улы Шәриповлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Бүген генә 14 яшен тутырган яшүсмерләр Россия гражданы паспортын һәм шәһәребезнең тулы хокуклы гражданы исемен алдылар. Физик тәр-бия һәм спортны үстерүгә лаеклы өлеш керткән предприятие җитәкчеләре, шул исәптән газетабыз коллективына яхшы таныш булган химаяче, "Инженерлык-җитештерү үзәге" директоры Вячеслав Айдуганов "Динамо" җәмгыяте Мактау грамотасы белән бүләкләнде, "Үзәк китапханә" учреждениесе директоры Наилә Шәрәпова, сәнгать остаханәсе җитәкчесе Андрей Майер һәм башкалар иҗтиһатлы хезмәтләре уңаеннан мактаулы исемнәр белән олыландылар - димәк, һәркайсыбыз сирпегән яктылык, бәйрәм фейерверкы нурларына кушылып, биек урында утырган шәһәребезнең йөзен тагын да ямьләде.
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: