Бөгелмә авазы

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

12 гыйнвар көнне Рәсәйдә прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шәһәр ведомствосы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров котлады. Аның сүзләре буенча, нигез салынганнан алып, бүгенге көнгәчә Бөгелмә муниципаль районы прокуратурасы законнарны саклаучы нигез, дәүләт ситемасында мөстәкыйль статуска ия мөһим институтларының берсе булып кала бирә. "Мин...

12 гыйнвар көнне Рәсәйдә прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шәһәр ведомствосы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров котлады.

Аның сүзләре буенча, нигез салынганнан алып, бүгенге көнгәчә Бөгелмә муниципаль районы прокуратурасы законнарны саклаучы нигез, дәүләт ситемасында мөстәкыйль статуска ия мөһим институтларының берсе булып кала бирә.

"Мин барлык прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Без бердәмлектә эшлибез, шуның белән гражданнарның иреген һәм хокукын саклыйбыз. Бөгелмәлеләрнең тормышын яхшырту - бу безнең алда торучы иң мөһим максат", - диде Линар Закиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: