Бөгелмә авазы

Әниләр көне белән!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Рөстәм улы Закиров әниләрне, әбиләрне һәм әни исеменә лаек булган барлык хатын-кызларны Әниләр көне уңаеннан ихлас котлый.

"Бу бәйрәм - һәрберебез өчен бик мөһим көн. Йөрәккә иң якын кешеләр - әниләргә без күп яклап бурычлы. Тапкан анамы, тәрбиягә алганмы, "икенче әнием" дип атый торган башка хатын-кызмы ул - һәрберсенә кадер-хөрмәт тиеш. Нәкъ менә алар дөньяга күзне ачучылар, һәммәбезнең дә ихлас ярату белән яратылучы, сөекле кеше икәнлегебезгә ышаныч бирүчеләр. Без сезгә чиксез рәхмәтлебез!
Сәламәт балалар үсә торган зур, тату гаиләләр - дәүләтебез ныклыгының да нигезе ул. Шуңа күрә дә аналарны социаль яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү һәрчак безнең игътибар үзәгендә тора. Сез якты дөньяга сабыйларны күбрәк тудырсын, аларны тыныч һәм уңай мохиттә тәрбияләп үстерә алсын өчен шәһәр һәм районыбызда иң яхшы шартларны тәэмин итәчәкбез.
Кадерле әниләр! Балалар - теләсә кайсы хатын-кызның иң кыйммәтле бизәге һәм уңышлы тормыш билгесе дип, юкка гына әйтмиләр. Шуңа да һөнәри өлкәдә, җәмәгать тормышында югары казанышларга үрләгәндә, үзегезнең табигатьтән бирелгән төп бурычыгыз - гомер бүләк итү һәм гаилә учагы җылысын сүндерми саклау турында онытмасагыз иде. Улларыгыз һәм кызларыгыз елмаеп кына торсын, янәшәгездә һәрчак яраткан, якын кешегез булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим!" - диелә котлауда.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: