Бөгелмә авазы

Музейга – яңа адрес буенча

2014 елның май аенда "Ирхәм" мәчете каршында урнашкан бинада Радик хәзрәт Зәбиров "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее"н оештырып, эшләтеп җибәрә. Халкыбыз тарихын, мәдәниятен яктырткан музей беренче килүчеләрне кабул итә башлый. Музей иске татар телен өйрәнү һәм шуның нигезендә борынгы әдәбиятыбызны барлау; төрки-татар чыганакларын туплау; Бөгелмә өязенә кергән татар авыллары...

2014 елның май аенда "Ирхәм" мәчете каршында урнашкан бинада Радик хәзрәт Зәбиров "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее"н оештырып, эшләтеп җибәрә. Халкыбыз тарихын, мәдәниятен яктырткан музей беренче килүчеләрне кабул итә башлый. Музей иске татар телен өйрәнү һәм шуның нигезендә борынгы әдәбиятыбызны барлау; төрки-татар чыганакларын туплау; Бөгелмә өязенә кергән татар авыллары тарихын өйрәнү өстендә эш алып баруны максат итеп куя.

Кызганычка, тарихыбыз белән кызыксынып килүчеләргә экскурсияләр үткәрүче, сирәк экспонатлары, шактый бай тарихны үз эченә тупланган саллы музей озак эшли алмый. "Ирхәм" мәчете имам-хатибы Радик хәзрәт Зәбиров гаиләсе белән Казан шәһәренә күченеп китә, ә музей хуҗасыз кала. Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе, милли тарих, мәдәният белән кызыксынучы Хәмзә Мотыйгуллин (рәсемдә музей белән таныштыра) тарих югалмасын, таркалмасын дип, әлеге тарих йортын үз канаты астына ала. Музей урнашкан бинаны бушатырга кушканнан соң, Хәмзә ага музей өчен кулай урын эзләп, озак кына хакимият юлын таптый, төрле юллар эзли. Ниһаять, шушы көннәрдә шатлыклы яңалык килеп иреште: хакимият җитәкчелеге ризалыгын алып, "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее" Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе бинасына күченә икән.

Гимназия җитәкчелеге дә әлеге яңалыкны бик шатланып кабул иткән.

- Бүгенге көндә гимназиядә 3 музей: Һади Атласи музее, Этнографик һәм Хәрби дан музее эшләп килә. Аларга сирәк очрый торган өстәмә экспонатлар кушылу, әлбәттә инде безнең өчен шатлыклы вакыйга. Димәк, безгә кунаклар да ешрак киләчәк, - дип уй-фикерләре белән аралышты директор урынбасары Зоя Җәмил кызы Гайнуллина.

Шулай итеп, тиздән "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее" яңа урында үзенең беренче килүчеләрен кабул итә башлаячак.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Музей экспонатлары белән тулырак түбәндәге ссылка буенча кереп таныша аласыз:

http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/8245-zamanyinda-su-2-m%D3%99chete-imam-hatibyi-radik-h%D3%99zr%D3%99t-z%D3%99birov-oeshtyirgan-tatar-tarihyi-muzeena-so%D2%A3gyi-ekskursiya.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: