Бөгелмә авазы

Мөхәррир сүзе

Күпләребез хәтеренә 19 май Пио-нер оешмасының туган көне буларак кереп калды. Әйе, бу көндә Советлар чорында зур һәм идеологик яктан бик тә әһәмиятле булган яшүсмерләр оешмасы үзенең туган көнен билгеләп үтә иде. Әгәр дә СССР дигән империя җимерелмәгән булса, быел пионер оешмасы үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм иткән булыр иде....

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Фазыл Вәлиәхмәт фотосы.

Әлеге көн республикабызда1998 елдан билгеләп үтелә һәм шулай ук 19 май көненә туры килә. Тарихына килгәндә, анысы болайрак: үзебезнең милли матбугат чараларын чыгару эше патша хакимияте тарафыннан озак еллар буена тоткарланып килә. Бу юнәлештәге омтылышлар һәрвакыт кире кагылып тора /аның сәбәпләре инде мәгълүм/. Шуңа күрә, беренче көндәлек татар матбугаты барлыкка килгәнче, татар зыялылары гарәп, төрки илләрендә чыккан вакытлы матбугатны һәм рус басмаларын укыган.

Тарихтан белгәнебезчә, XX гасыр башында Россия империясендә зур тетрәнүләр башлана. 1905 елгы беренче инкыйлаб исә хөкүмәтне шактый гына ташламалар ясарга мәҗбүр итә. Мондый мөмкинлекләрне, әлбәттә, алдынгы карашлы татар җәмәгатьчелеге дә кулдан ычкындырмый, инде күптән тормышка ашырырга әзер булган максатларын хөкүмәткә кабыргасы белән куялар /аларның берсе милли басмалар чыгару була/. Һәм 1905 елның май аенда беренче татар газетасын чыгарырга рөхсәт алына. Газетаның беренче саны Санкт-Петербург шәһәрендә 2 сентябрьдә дөнья күрә, исеме "Нур" дип атала. Шуннан китә инде, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә газета-журналлар күпләп нәшер ителә башлый. "Казан мөхбире", "Фикер", "Йолдыз", "Өлфәт", "Вакыт" һ.б.лар - шундыйлардан. Әлбәттә, XX гасыр башы татар милләтенең төрле өлкәләрдә иң көчле үсеш кичергән чоры була. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, яңалык-алгарышлар - барысы да милли матбугат битләрендә дә чагылыш тапкан. Бүгенге көндә, инде бер гасырдан артыграк вакыт үткәннән соң, татар халкының тарихында булган прогрессны тулы күз алдына китерергә мөмкин. Әйе, ул чорлардагы зыялыларыбыз, чын мәгънәсендә милләтебезгә дәүләтчелек кайтыр дигән ышаныч белән, үз-үзләрен аямыйча, империя золымына каршы көрәш алып барганнар. Инде була дип торганда гына, хакимиятнең алышынуы, властьны большевикларның яулап алуы, аларга ышаныч белдерү һәм "ярык тагарак янында утырып калулар"...

Үткән гасырның 90 нчы елларында милләтебез тагын бер талпыныш ясады. Татарстан халкы СССРдагы башка милләтләр белән тигез хокуклы икәнлеген күрсәтергә омтылды, инде Союз да таркалды /тарихтан белгәнебезчә, барлык империяләр дә таркалу кичерә/. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә китергән сәбәпләрдә матбугатның да роле зур булды, шул исәптән - татар матбугатының да.

Әлеге үзгәрешләр Бөгелмәне дә читләтеп узмады. Шәһәр һәм районда яшәгән татарлар милли басма мәсьәләсен дә күтәреп чыгалар. Аларның сүзен ул чакта ишетмичә калу мөмкин булмый, шулай итеп, бүгенге көндә атнасына ике мәртәбә почта тартмаларына салына торган "Бөгелмә авазы" газетасының беренче саны дөнья күрә һәм менә 20 елдан артык даими чыгып килә. Бөгелмә районы һәм шәһәре халкы мәнфәгатьләрен, проблемаларын армый-талмый үз битләрендә яктырта. Шуңа күрә газетаның киләчәге озын гомерле булыр дип ышанасы килә.

Татарстанда матбугат көне уңаен-нан, гомерләрен милли басмабызга багышлаган, чын мәгънәсендә газетабызның патриотларына әйлән-гән, шәһәр һәм районыбызда яшәгән халыкка ихластан хезмәт итү-челәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Киләчәк көннәребез дә, беренче татар басмасының исеме кебек, нурлы, якты булсын дигән теләктә калам.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: