Бөгелмә авазы

Мәктәпләргә – яңа сулыш

Белгәнегезчә, 2012 елда Татарстанда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча 3 еллык программа старт алды, анда республиканың барлык муниципаль берәмлекләре (780нән артык мәктәп) катнаша. Быел исә 154 гомумбелем бирү һәм 13 коррекцияле мәктәптә капиталь ремонт ясала. Моның өчен төрле чыганаклардан 1548,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.


Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотоcы.

Бөгелмә муниципаль районында быел шушы программа кысаларында 6 гомумбелем бирү мәктәбендә - аерым предметларны тирәнтен үзләштерү белән шөгыльләнүче 5 нче һәм 6 нчы урта мәктәпләр, 8 нче, 9 нчы, 12 нче гомумбелем бирү мәктәпләре һәм 14 нче татар гимназиясендә капиталь ремонт бара. Моның өчен республика бюджетыннан билгеләнгән финанс күләме 82339133 сум тәшкил итте, бу акча 6 төрдәге ремонт эшенә тотылды. Калган эшләрне башкарып чыгу өчен җирле муниципалитетларга, мәктәп директорларына химаячеләр табарга киңәш ителде.

ТР Президенты белем йортларын капиталь төзекләндерү барышында сыйфат мәсьәләсенең беренче урында торырга тиешлеген ел дәвамында әйтә килде, акчаның максатчан кулланылышына контрольне көчәйтү кирәклеген күтәрде.

Реклама

Программа старт алу белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, бу мөһим эшкә җаваплылыкны капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Илмир Исхаковка һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Вахит Гарәфетдиновка йөкләп, кыс-ка срокларда һәр мәктәпкә җаваплыларны билгеләргә кушты һәм 2012 елгы исем-леккә кергән мәктәпләрдә төзекләндерү эшләренең 15 августка төгәлләнергә тиешлеген ассызыклады. Ә инде мәктәпләрдә капиталь ремонт тәмамлану белән яңартылган һәр уку йортын анда укучылар өчен тантаналы рәвештә ачарга киңәш
итте.

Шәһәребездә иң иске уку йортларыннан булган 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбен төзекләнде-рергә алынган "Стройсервис җәмгыяте (җитәкчесе - А.Красильников) эшне бик актив башлап җибәрде: башта түбә ябу эшенә кереште. Бүгенге көндә үзәк керү урынын төзекләндерү, фасадны яңарту эшләре башкарыла. "Искегә тисәң, исең китәр", - диләр бит. Чынлап та шулай инде. Мәктәп җитәкчелеге (директор - А.Белов) менә шуңа күрәдер, ремонт өчен бүлеп бирелгән акчаның "ишекләр алмаштыруга" дигәнен җылылык системасын тулысынча яңарту өчен сораган. Мәктәпнең 1 сентябрьгә өлгерәчәгенә директор Анатолий Леонидович Беловның ныклы ышанычы бар. "9 нчы урта мәктәпне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 17072068 сум акча бүлеп бирелде. Билгеле инде, бу акча гына ремонт эшләрен башкарып чыгу өчен җитми. Форсаттан файдаланып, "Стройсервис" җитәкчесе Анатолий Владимировичка рәхмәт әйтәсе килә. Ул мәк-тәпнең фасадын үз хисабына төзекләндерергә булды, - диде ул. - Эш бик актив бара. Бүген беренчел бурыч - идәнгә җәяргә линолеум табу. Попечительләр советы да ярдәм итәр әле".

Биредә иртәнге сәгатьтән эш кайный. Төзүчеләр санузел бүлмәләрен ремонтлаган арада мәктәпнең техник хезмәткәрләре сыйныф бүлмәләрен, коридорларны чистарталар, буйыйлар. Мәктәп тыштан да, эчтән дә күзгә күренеп матурлана. "Аллага шөкер, быел балалар якты һәм җылы бүлмәләрдә
укыячаклар", - дип сөенә биредә инде 15 нче елын эшләүче техник хезмәткәр Гөлнур Габдуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: