Бөгелмә авазы

Милләтләр кроссы

Үткән якшәмбедә илебезнең төрле почмакларында Бөтенроссия йөгерешчеләр көне, икенче төрле әйткәндә, "Милләтләр кроссы" дип исемләнгән массакүләм чара үтте. Әлеге чарада Бөгелмә спортчылары да актив катнашты. Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел,...

Реклама

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Йосыпов фотосы.


Йөгерешкә чыгучыларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Латыйпов сәламләде. Әлеге чараның әһәмияте, ил күләмендә үткәрелүе, аның максаты турында чыгыш ясагач, спортчылар старт сызыгына бастылар. "Мәңгелек ут" яныннан кузгалып, Муса Җәлил урамы буйлап йөгереп тә киттеләр. Аларга 3 чакрым арадагы дистанцияне үтәргә кирәк иде.
Финишка беренче булып түбәндәге спортчылар килде: В. Андриянов /2 нче лицей/, В. Воробьев /16 нчы мәктәп/, В. Петров /"Татнефтедор" ҖЧҖ/; К. Деркач
/БМТ/, А. Львова /БМЗ/, Н. Чернова /салым инспекциясе/. "Милләтләр кроссы"ның Бөгелмә этабы ярышларының абсолют җиңүчесе булып Рөстәм Шәфигуллин танылды. Ә йөгерештә катнашкан иң өлкән кеше Александра Емельяновага 73 яшь иде.
Соңыннан төрле номинацияләрдә призлы урыннарга ирешкән катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Ил күләмендәге әлеге ярышларда 200 меңгә якын Татарстан спорт сөючесе катнашкан.

ИСКӘРМӘ: "Милләтләр кроссы" - РФ территориясендә иң масштаблы спорт чарасы, анда 1 километрдан алып, 12 километргача йөгерүләр уза. Кросс 2004 елдан башлап үткәрелә. Урыннарда узган ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар бер атнадан соң Мәскәүдә уза торган финал ярышларында катнаша алалар.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: