Бөгелмә авазы

Милли аңны күтәрергә кирәк

Менә тагын бер ел тарих битләренә күчеп бара. Тизләнеш чорында яшәгәнгә күрә, анда булган вакыйгаларның күплеге хәйран калдыра. Газета редакциясендә исә "кызу урак" чоры - алдагы елның беренче яртыеллыгына язылу төгәлләнеп килә. Иң элек, газетага язылу эшен башкаруда төп роль уйнаган почта бүлеге хезмәткәрләренең эшен уңай бәялисе килә. Нинди генә...

Менә тагын бер ел тарих битләренә күчеп бара. Тизләнеш чорында яшәгәнгә күрә, анда булган вакыйгаларның күплеге хәйран калдыра.
Газета редакциясендә исә "кызу урак" чоры - алдагы елның беренче яртыеллыгына язылу төгәлләнеп килә.
Иң элек, газетага язылу эшен башкаруда төп роль уйнаган почта бүлеге хезмәткәрләренең эшен уңай бәялисе килә. Нинди генә шартларда да алар үз өсләренә йөкләнгән бурычны үтәп чыгарга тырышалар, халыкны вакытлы матбугатка яздырып, беренче чиратта, мәгълүмат белән тәэмин итәләр, икенчедән, аларның ана теленә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Мәгълүмат чараларының күп булуына да карамастан, халыкның /бигрәк тә яшьләрнең/ бик аз белүе, надан калуы беркемгә дә сер түгел.
Бу яклап караганда да, элемтә бүлеге хезмәткәрләре эше бары тик мактау сүзләренә генә лаек.
Аннан соң, шәһәр һәм районда бердәнбер татар телендә чыга торган газетаның бурычларын, максатларын, халыкка кирәклеген аңлаган җитәкчеләребез булуы шатландыра. Һич риясыз, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Әсгать улы Касыймовка рәхмәтләремне җиткерәм. 2014 елның беренче яртыеллыгында өйләренә бүләк итеп яздырылган "Бөгелмә авазы" газетасы килә башлагач, йөзгә якын әбунәче дә шулай ук ихтирамнарын әлеге җитәкчегә җиткерер дип ышанып калам. Куанып шуны да әйтәсе килә, шәһәр һәм районда булган мәчетләребезгә дә татар газетасы даими килеп торачак.
Мәчетләребез дигәндә, шәһәре-безнең "СУ-2" районында урнашкан, редакциябездән ерак булмаган "Ирхәм" гыйбадәтханәсе күз алдына килә. Аны төзүдә, сафка бастыруда һәм карап тотуда мөхтәрәм затларыбызның берсе - сугыш һәм хезмәт ветераны, эшмәкәр, галим аксакалыбыз Ирек Сөләйман улы Кәтиев төп рольне уйный. Туган телебезнең киләчәгенә дә битараф түгел әлеге хөрмәтле затыбыз, шуңа күрә мәчеткә йөрүчеләр дә татар телендә укысыннар дип, газетага даими яздырып тора. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.
Шундый могтәбәр кешеләребезнең тагын берсе - "Балкыш" җәмгыяте директоры, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин. Үзе җитәкләгән предприятие матди яктан нинди генә авыр хәлдә калмасын, газетага яздыруны беркайчан да өзгәне булмады аның. Әлеге игелекле эшләреңнең әҗере үзеңә йөзләтә кайтсын, Хәмзә әфәнде.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсенә башаягы белән чумган егетебез Фәрит Мәсабих улы Нәбиуллин турында да әйтмичә кала алмыйм. Туган телебезгә булган мәхәббәтне ул үсеп килүче яшь буын вәкилләренә дә җиткерүне бурыч итеп куя. Шушы максаттан чыгып, Карабаш мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән зур уңышларга ирешкән укучыларны үссендерү өчен газетабызга яздыру бүләк итә. Әгәр дә без киләчәгебез - яшьләр кулында дибез икән, киләчәгебезнең шундый яшьләр кулында булуы күпкә хәерлерәк икәнен яхшы аңлап эш итә ул. Уңышлар юлдаш булсын аңа!
Бу урында газетаның якын дусты, җанатары, үзенең үткен көн кадагында торган язмалары белән газета укучыларыбыз күңелен яулаган Равиля ханым Арсланованы атап китү бик урынлы булыр.
Шәһәребездә танылган табиб, кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торган, тумышы белән шулай ук Карабаш бистәсеннән булган Ринат Сәгыйть улы Хәбибуллин турында әйтми үтсәм, шулай ук дөрес булмас. Үзенең кем икәнлеген, кайдан чыкканлыгын, милләтен, телен онытмаган сирәк затларыбызның берсе ул. Шуңа күрә газетаның эшчәнлегенә дә битараф түгел, һәрчак кулыннан килгән ярдәмен күрсәтергә әзер тора. Рәхмәт аңа. Авыр һәм җаваплы эшендә уңышлар телибез.
Менә шулай, мөхтәрәм җәмәгать, бар безнең асыл ир-атларыбыз. Их, тагын шундыйлар бер 10 - 20 булса иде ул! Юк шул... Юк дигәннән, бар татар байлары, әмма үз корсаклары турында кайгыртудан үтә алмыйлар шул алар, яисә очрашканда: "Минем фәлән туганым - академик, профессор, татар теле белгече! Шуны беләсеңме син?!" - дип мактанудан ары уза алмыйлар. Хуш, булсын синең туганнарың академик, ә син үзең милләтең өчен нәрсә эшләдең соң? Бер дә булмаса инде, шәһәр һәм районда татар телендә чыга торган газетаны алдырыр, мохтаҗларга яздырыр идең!..
Хәер, бернигә карамый газетабыз алдагы елда эшчәнлеген дәвам иттерә. Барлык әбунәчеләребезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Шулай бергә булыйк! Бердәмлектә - көч!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: