Бөгелмә авазы

Мөхәррир котлый

Кадерле милләттәшләрем! Агымдагы ел, үткәне сизелмичә дә, ахырына якынлашты. Үзенең шатлыклы да, кайгылы да вакыйгалары белән хәтеребезгә, тарихка кереп калыр ул. Сәяси өлкәгә килгәндә, туган Татарстаныбызның гимн сүзләре нәкъ менә 2013 елда кабул ителде. Аның: Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Халкым тели изге теләкләр! Гомерлеккә якын туган булып Яши бездә төрле...

Реклама

Кадерле милләттәшләрем!
Агымдагы ел, үткәне сизелмичә дә, ахырына якынлашты. Үзенең шатлыклы да, кайгылы да вакыйгалары белән хәтеребезгә, тарихка кереп калыр ул.
Сәяси өлкәгә килгәндә, туган Татарстаныбызның гимн сүзләре нәкъ менә 2013 елда кабул ителде. Аның:
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

- дигән сүзләре күпмилләтле республикабызда яшәүче халыкларның татулыгын, дуслыгын күрсәткән ачык мисал булды.
2014 ел исә татар халкы тарихында аерым урын алып торган җан иясе - атныкы булачак. Белгәнебезчә, элгәре татар баласы сабый чактан ук ат сыртында булган. Сабан туе узышында да бергә алар. Басуда җир сөргәндә - сабан сукасы артында. Яуда - ат өстендә. Ашары да, яшәре дә, үлеме дә шул ат белән бәйле. Ат кадерен белеп үсмәгән ир машина кадерен дә белә алмый. Татар тормышында ат гади бер йорт хайваны гына түгел, ул - татар иренең нәкъ яртысы. Бу борын заманнардан ук шулай килгән. Юкка гына татар ирен ат белән тәңгәл куеп "ир-ат" дип атамаганнар да инде. Шуңа күрә милләтебез өчен Ат елы хәерхаһлы булыр дигән ышаныч зур. Амин, шулай булсын!

Руслан ҖӘЛӘЕВ,
Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: