Бөгелмә авазы

Җәмгыятьтәге яманлыклар – ваемсызлыктан

Инде мәгълүм булганча, 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция узды. Яшьләр арасында наркоманиягә каршы көрәшне ничегрәк алып бару турындагы фикерләрен җиткерүне сорап, "Единая Россия" партиясенең "Яшь гвардия" җирле бүлеге штабы начальнигы Алексей МУХАЛЁВка мөрәҗәгать иттек.

Марина КОЛЕСНИКОВА язып алды.
Автор фотосы.


Мин үзем наркоманлык проблемасын глобаль дип санамыйм, әмма барыбер куркыныч яный. Һәркемнең наркотикларга хирыслашу юлы үзенчә, шулай да төп сәбәпне эшсезлектә күрәм. Бу, әлбәттә, һәр яшь кеше кичләрен күңелсезләнмәс өчен икенче сменага эшкә китәргә тиеш дигән сүз түгел, һәркемнең күңел ихтыяҗын канәгатьләндерә алырлык үз яраткан шөгыле дә булырга тиеш.
Ә инде афәткә каршы көрәш мәсьәләсенә килгәндә, наркоманлык җәелмәсен өчен наркотиклар таратучыларга карата законның аеруча кырыс
булуы кирәк. Хәзергә бу әле гамәлдә түгел, шуңа да көрәшнең башка нәтиҗәле юлларын эзләү зарур. Мисал өчен гражданлык позициясен активлаштыру шундый чараларның берсе дип саныйм. Наркотиклар сатучыны яки урынын белгән, рекламасын күргән кеше бу хакта полициягәме, ышаныч телефоннарынамы, прокуратурагамы, наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү хезмәтенәме - кыскасы, тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш. Мөрәҗәгатьләр аноним төстә дә кабул ителә. Хәзер районыбыз территориясендә генә дә аноним хәбәрләр өчен 130 тартма куелды. Җәмгыятебездәге иң яман хәлләр ваемсызлыктан килә бит!
Тагын бер нәтиҗәле чара - ата-ана контроле. Балаларына, бигрәк тә 15 - 18 яшьлек үсмерләргә игътибарлы булсыннар иде алар. Компьютерыннан, телефоныннан ниндирәк җырлар күбрәк яңгырый - музыкасы сезнең колакка ятышсыз булса да, сүзләренә игътибар итегез: "забитый и выкуренный косяк" турында түгелме ул? Көн дәвамында колакчыннар аша яшь егет я кыз бер дистә тапкыр "косяк", 60 - 70 тапкыр "трава"-ның уңай тәэсире турында төрле башкаручыларның җырын тыңлый икән, әлбәттә, баш миенә ул уелып кала. Мең тапкыр кабатласалар, ялганга да ышана башларсың...
Яшьләрнең киемендә, яисә әйберләрендә киндер сурәте, яисә 228 саны төшерелгән булса да, шомланырга һәм уяулыкны арттырырга кирәк. Яшүсмер хәтта үзе наркотик кулланмаса да, бу атрибутлар наркотикларны пропагандалау һәм рекламалау булып тора.
"Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" оешмасы, ягъни без сәламәт тормышны яклыйбыз, патриотлык, үзаңны үстерү кебек хисләрне камилләштерү юнәлешендә пропаганда алып барабыз. Без сүзгә караганда конкрет эш алып бару яклы, шуңа да төрле спорт чараларын хуплыйбыз, үзебез дә оештырабыз. Асылда, без алып бара торган барлык эшне дә наркоманиягә каршы профилактика дип санарга була. Бөгелмәдә наркотикларның зарары турында мәгълүматларга кытлык юк: мәктәпләрдә, уку йортларында, хастаханәләрдә плакатлар эленгән, дәресләр, чаралар уза. Шулай ук студентлар арасында тестлар уздыруны да бик нәтиҗәле чара дип саныйм. Шул рәвешле, барлык көчләр дә бердәм эш иткәндә, заман афәтен "авызлыклау" мөмкин ул.

Рәсемдә: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов партия эшчәнлегендәге уңышлары өчен А. Мухалевны Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: