Бөгелмә авазы

“Мәгърифәт” клубына йөрүче ветераннар Корбан гаете уңаеннан күркәм мәҗлес уздырды (+ФОТОЛАР)

Матур үтсен Корбан бәйрәмебез, Яңартылсын йола-гадәтләр, Ташып торсын өстәл өсләрендә Мулдан булып хәләл нигъмәтләр! Шәһәребезнең начар ишетүче балалар мәктәп-интернаты ашханәсендә "Мәгърифәт" клубына йөрүче ветераннар мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете уңаеннан аш уздырды. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка...

Матур үтсен Корбан бәйрәмебез,
Яңартылсын йола-гадәтләр,
Ташып торсын өстәл өсләрендә
Мулдан булып хәләл нигъмәтләр!

Шәһәребезнең начар ишетүче балалар мәктәп-интернаты ашханәсендә "Мәгърифәт" клубына йөрүче ветераннар мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете уңаеннан аш уздырды.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәргә, мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.

Аш башланып киткәнче "Мәгърифәт" клубының иң актив әгъзасы Нәзимә Фәтхуллина Бәхиҗә Исрафилованы юбилее белән котлады.

Клуб җитәкчесе Әлфия Мостафина табында утыручы бөгелмәлеләрне әлеге олуг бәйрәм белән тәбрикләп: "Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын, - диде. - Корбан - Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен".

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. "Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!" - диде һәм Коръән сүрәләре укыды.

Мәҗлес барышында килгән кунаклар - педагогик хезмәт ветераннары советы җитәкчесе Раиса Павлова, шәһәребезнең Почетлы гражданины Камил Солтанов ветераннарны бәйрәмебез белән тәбрикләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичә ахырында Әлфия Мостафина мәҗлесне уздыру өчен шундый күркәм ашханә биргәне өчен ашка килгән барлык ветераннар исеменнән мәктәп-интернат җитәкчесе Николай Корытинга, пешекчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор һәм Әсгать Закиров фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: