Бөгелмә авазы

Мәңге яшь, мәңге исән

1552 елның 15 октябре - Казаныбыз җир белән тигезләнеп, каннарыбыз су булып аккан көн. Азатлыкны җуйган көн. Ата-бабаның безгә булган бөтен өмет-хыялы челпәрәмә булып җимерелгән көн.

Раилә ХАФИЗОВА.

Бер-береңнән аерылуны кисәтеп-кисәтеп тә (аерылганны - аю, бүленгәнне бүре ашар түгелме), ата-ананың сүзен бала тотмаса, авырмы ата-анага? Бигрәк авыр... Ә без ул чакларда, нәкъ шундый сабыйларча, вактан-вак үпкәләребезне сәбәп итеп, бер-беребезгә дошман булдык (башкорт, нугай, Әстерхан һәм Себер), бөртекләп җыйган йортны чәчтек-тараттык. Кулыбызга калган бәһасыз мирасның кадерен белмәдек. Күз карасыдай саклап тоткан кыйммәтледән-кыйммәтле китапларыбыз кара көлгә калуга сәбәп булдык.

Реклама

Ә китаплардан аерылгач, тома сукыр калмадыкмы без (хәзер үз тарихыбызны башкалардан күчереп язабыз)? Сафагәрәй ханнан калган ир баланы - каныбызның оеткысын - үз кулыбыз белән харап иткәч, бөтенләй башсыз да калмадыкмы? Әйе, калдык. Ханнар нәселеннән ваз кичтек, "Безнең бабайлар чабатадан йөргәннәр, бик мескен кешеләр булганнар", - дигән чеп-чи ялган сөйләп йөри башладык... Хәтта ки, башка халыкларга яман күренүдән куркып, татар дигән исемгә катнашыбыз юк (!?) дип, тамырлардан аккан кайнар каннан оялдык... Я, кемнең баласы тагын шулай үз ыруыннан, кичә яшәгән ата-анасыннан ваз кичә? Аһ, бу хәл сезгә дә шулай авырмы, туганнар?

Инде хәзер буласы булды, калҗа-калҗа булып киселеп, аюдан да, соры бүредән дә ашалып беттек. Инде хәзер бу мескен куянны кем ашаганлыгын гына беләсе калды. Менә бит чикләвек кайда - шул явызның исемендә! Шул явызны искә төшергәндә бүген дә яшьләребез агарга тора. Шул явыз безгә иң зур дошман була. Менә сиңа Шүрәле! Ә без үзебез - актан-ак, судан пакь. Эчебездәге вак-төяк үпкә, бер-беребездән көлү, минме, әллә синме борынгырак дип (татар, башкорт, чувашмы, әллә нугай, болгармы?) тикшеренү, һаман саен бер-беребезне батыру, тамак кайгысы дип, баланы татарча укытудан ваз кичү - болар берсе дә без түгел. Хәтта туган телебездә чыга торган бердәнбер газета ябылса да (ә бит 90 нчы елларда нинди шартларда ачылган иде ул!), бигайбә. Чөнки аның эчтәлеге, ә бәлки исеме безгә ошамый. Без рус газетасы укыйбыз, без алар телендә белем алабыз... Һәм, ни үкенеч, болар барысы да аларның кем икәнлекләрен яхшырак аң-лар өчен түгел, ә бәлки аларга бил бөгеп хезмәт итәр өчен эшләнә...

Хәлбуки, төрки цивилизация Бөек Даладан аерылган бер күч халыкның фаҗигасе белән яшәүдән туктамый. Ул, Җир куенында яткан магма сыман, әле монда, әле тегендә яңа дәүләтләр булып ургый тора. Моннан ике дистә ел элек туып, бүген көчле алгарышлы үсеш алган Казакъстан һәм Кыргызстан илләре моңа ачык дәлил. Аларны юктан бар иткән яшәү көче - мәң-ге исән, мәңге яшь Хәтер ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: