Бөгелмә авазы

Мәңге җуелмас яра

"Интернациональ бурыч", - дидек, Әллә нәрсә итеп сөйләдек. Бурычтырмы... Нигә әле аны Солдат җаны белән түләдек?! Бурыч түләр өчен егетләрнең Аяк-кулы кирәк идеме?! Яңа буын егетләре үсә - Бурыч түләр өчен түгелме?! Еллар узган саен канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да "Әфганстан" сүзе газиз уллары таш-кыялар...

"Интернациональ бурыч", - дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы... Нигә әле аны
Солдат җаны белән түләдек?!
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?!
Яңа буын егетләре үсә -
Бурыч түләр өчен түгелме?!

Еллар узган саен канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да "Әфганстан" сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, туган якларына исән-имин кайта алган ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайтты. Әле тормышның ямен-тәмен татып та карамаган асыл ир-егетләребезнең гәүдәләре цинк табутларда кайтты.

Реклама

Әфган сугышы еллар кочагына күмелә бара. Ул ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Советлар Союзы өчен ул, Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 34 ел узганнан соң, иң соңгысы иде. Ләкин әфган сугышы Совет иленең таркалуына иң көчле башлангыч салды.

Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнашкан, 260 сугышчы һәлак булган, 233е туган ягына инвалид булып кайткан…
Һәлак булган егетләр якыннарының күңелендә 18 - 20 яшьлек булып калдылар. Аларның батырлыклары буыннан-буынга ядкарь итеп сөйләрлек.
Еллар-еллар. Агымсудай тиз аксалар да, алар күңелгә җуелган яраларны үзләре белән мәңгегә алып китә алмыйлар. Солдат аналары сугышта үлгән улларын көтсә, исәннәренең йөрәгендә менә ничә еллар буе эремәс таш йөри…
Әлфия МОСТАФИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: