Бөгелмә авазы

Мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә әзерләнә

2017 елның 6- 14 августында, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, секция утырышлары; Алабугада - Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале; милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте...

2017 елның 6- 14 августында, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, секция утырышлары; Алабугада - Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале; милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, август киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында - 2017 елның 15 августында Мөслим район мәдәният йортында уза.

Пленар утырышның темасы - " Татарстан Республикасы мәгариф системасының этно-мәдәни һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: