Бөгелмә авазы

Менә шундый династия, менә шундый традиция бар Бөгелмәдә

Маркеловлар династиясен Бөгелмәдә яхшы беләләр: отставкадагы милиция полковнигы Алексей Петрович белән җәмәгате Татьяна Александровнаның биш баласы да эчке эшләр органнарында хезмәт итәләр. Бу зур тату гаиләнең эчке серләре турында хуҗалар белән аларның ямьле йортларында сөйләшәбез. Барысы да 18 яшьлек Татьяна белән ул вакытта участок уполномоченные булып эшләүче 23 яшьлек Алексейның...

Маркеловлар династиясен Бөгелмәдә яхшы беләләр: отставкадагы милиция полковнигы Алексей Петрович белән җәмәгате Татьяна Александровнаның биш баласы да эчке эшләр органнарында хезмәт итәләр. Бу зур тату гаиләнең эчке серләре турында хуҗалар белән аларның ямьле йортларында сөйләшәбез.

Барысы да 18 яшьлек Татьяна белән ул вакытта участок уполномоченные булып эшләүче 23 яшьлек Алексейның очраклы рәвештә беренче очрашуыннан башлана. Җирле эчке эшләр бүлегендә участковыйлар җитәкчесе шәһәр предприятиеләреннән килгән халык дружинасы - ДНД вәкилләрен (Татьяна да шулар арасында була), үз хезмәткәрләренә ярдәмгә билгели. Кызны дежур торырга олы гына яшьтәге бер хезмәткәр белән куялар. Тик чая кыз югалып калмый:

- Сез бит дөрес билгеләмисез! Яшьләрне яшьләр белән куярга кирәк. Мин үзем менә бу егет белән дежур торыр идем, - ди, һич кыенсынып тормыйча, Алексейга төртеп күрсәтеп.

- Татьяна миңа бер күрүдә ошады, - дип сүзгә кушыла Алексей Петрович. - Чибәр, сылу. Дежур торганда да булышты, бар яклап та ярдәме дә нык тиде. Ошатмый калу мөмкин түгел иде аны. Шуннан соң беркадәр вакыт очрашып йөрдек, аннары 1970 елда өйләнешеп тә куйдык.

Милициягә эшкә мин армиядән кайткач килгән идем. Күршебез Ягъфәр абый Хәмзин шунда эшли иде. Эчке эшләр бүлегенә эшкә кеше кирәклеген ул әйтте. Озак уйлап тормадым, гариза яздым. Ул чакта милициягә эшкә хезмәт коллективы, яисә җәмәгатьчелек тарафыннан язылган үтенеч-хат буенча гына кабул итәләр иде бит. Шуңа күрә мин дә күршеләремнән рекомендация язып бирүләрен үтендем. Алар каршы булмады. Шулай итеп, 1969 елда милициягә эшкә кердем.

Өч ел участковый булып эшләдем. Аннары җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә оперуполномоченный итеп күчерделәр.

- Оператив хезмәткәр буларак, хезмәт баскычыннан Алексей криминаль милиция начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелде, - дип сүзне дәвам итә Татьяна Александровна. - Элек бит эчке эшләр бүлегендә ирешелгән эш күрсәткечләре буенча социалистик ярыш бара торган иде. Алексей анда да гел беренче урыннарда булды.

- Янәшәмдәге хезмәттәшләрем барысы да яхшы кешеләр, чын профессионаллар иде минем, - дип өсти Алексей Петрович. Өлкәннәрдән күп нәрсәгә өйрәндем. Эшең уңышлы барсын дисәң, башкалардан өйрәнә белү бик кирәк ул.

...Вакыт үтә. Тормыш үз көенә җай гына ага. Маркеловлар гаиләсендә бер-бер артлы балалар туа: Наталья, Елена, Дмитрий, Таисья, Пётр. Билгеле, өйдә эш турында сөйләшми калып булмый. Балалар да кечкенәдән үк рейдлар, ачылган җинаятьләр турында ишетеп үсәләр.

Гаилә башлыгы кызларының үз язмышын эчке эшләр органнары белән бәйләвен теләмәсә дә, алар үзләренчә карар итә.

Наталья - эчке служба подполковнигы, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге штабы инспекторы, аның улы Анатолий да - полиция кече лейтенанты, шәһәр-район эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык бүлеге оперуполномоченные булып эшли.

Елена исә - юстиция подполковнигы, районара тикшерү комитеты тикшерүчесе булып эшли, ире Александр Геннадьевич Иванов та - полиция подполковнигы, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары.

Таисья шулай ук юстиция өлкәсендә хезмәт итә, майор, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы тикшерү бүлеге начальнигы.

Дмитрий - полиция подполковнигы, Ютазы эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы.

Пётр исә - полиция майоры, Бөгелмәдә дежур частьта өлкән оператив дежурный, аның хатыны Юлия дә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.

- Безнең төп байлыгыбыз, - ди ирле-хатынлы Маркеловлар беравыздан, - балаларыбыз, оныкларыбыз. Унау алар! Заманында без үзебезнең балаларга, әти-әниләребез хөрмәтенә, әби-бабаларының исемнәрен кушкан идек, шул үрнәктә традиция хәзер дә дәвам итә...

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат-хезмәте материалы буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: