Бөгелмә авазы

Медальләр балкый түшләрдә

Кодаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. 2 апрель көнне әлеге лаеклы бүләкләр сугыш ветераннарына, сугышта катнашканнарның толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә - җәмгысе 32 кешегә тапшырылды.

Бәйрәм чарасы авыл мәктәбендә оештырылган иде. Һәрбер ветеранны ишек төбендә үк мәктәп директоры Наил Мөэминов, муниципаль берәмлек башлыгы Гүзәлия Хәйсарова җылы каршы алдылар. Ветераннар кереп урнашкач, авыл китапханәчесе Ирина Заһидуллина чараны ачып җибәрде. Укучы балалар әби-бабайларына рәхмәтләрен сөйләгән шигырьләрендә җиткерделәр. Авыл гармунчысы Марат Мирзахмәтов сузган татар көйләренә тезмә өлкәннәребезгә яшь чакларын искә төшергәндер, шәт. Аннан соң котлаулар китте, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсарова, "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять директоры Харис Әхмәтгәрәев авылдашларына изге теләкләрен ирештерделәр. "Бөек Җиңүнең 80 еллыгына да шулай бергә җыелырга насыйп булсын", -дип тәмамлады сүзен җирле җәмгыять җитәкчесе Харис Хәмит улы. Бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Бүгенге аяз күгебез, яшь буынны тәрбияле итү эшендә күрсәткән ярдәмнәре өчен өлкәннәребезне зурлады. Аның илебез күгендә сугышлар башка булмасын иде дигән сүзләре алкышларга күмелде. Шуннан соң ветераннарыбыз түшендә юбилей медальләре балкыды.
Монда шунысын әйтергә кирәк, тантанага чакырулы ветераннарның барысы да килә алмаган иде. Вакыт үзенекен итә: өлкәннәребезнең күбесе инде өй-ләреннән чыга, йөри алмый. Шуңа күрә бәйрәмнән соң 95 яшьлек сугыш ветераны Хөснетдин ага Галиев һәм тагын 14 тыл ветеранына юбилей медальләрен өйләренә барып тапшырганнар.
Тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәме. Ветераннарыбыз белән бергәләп, әлеге зур бәйрәмне каршы алырга, исән-имин яшәргә язсын.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: