Бөгелмә авазы

Лицей һәм зур спорт

2 нче лицейның 9 "Б" сыйныфы укучылары Анапа шәһәренең "Смена" федераль лагеренда үткән "Президент ярышлары - 2014" бәйгесеннән (5 - 27 сентябрь) кайттылар. Шәһәр, регион һәм республика этапларында җиңү яулаганнан соң, Бөтенроссия уеннарында Татарстан данын якладылар.

Раилә ХАФИЗОВА.
Ачылу тантанасы онытылмаслык мәшһүр булды. Стадионның кубок-касәсендә утны 800 метрга йөгерүдә Олимпия чемпионы Юрий Борзаковский яндырды. Суга сикерүдә Олимпия чемпионы Дмитрий Саутин мастер-класс үткәрде.
Башта - 30, соңыннан - ике "иң яхшы" арасыннан ораторлык осталыгында сайланып, лицей укучысы Евгения Туркина стадионда басып торган бөтен катнашучылар исеменнән гадел көрәшергә ант бирде. Шундый хәлиткеч мизгелдә һич каушамый, сәнгатьле итеп укыганын тыңлаганда, бергә укыган иптәшләре горурлану кичерделәр.
Ярышларның "многоборье" төре 60 һәм 1000 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, асылынмада гәүдәне күтәрү (ир-егетләр өчен), кулдан этенү (кызлар өчен) һәм башка физик күнегүләрдән торды.
1500 яшүсмер арасында спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнгәннәр, шул исәптән узган елгы уеннарда тәҗрибә җыйганнар күп иде. Лицейчылар алар белән бергә, бер йөгерү юлына басты, физик тәрбия укытучылары Олеся Григорьева белән Сергей Цьопкало һәр мизгелдә янәшә булды һәм, нәтиҗәдә, иң көчле "егерме" исәбенә керделәр, Наил Шәйхаттаров белән Анна Малыхина командага иң күп очко китерделәр.
Иҗади конкурс хис-тойгылар ноктасында кайнады: профессиональ вокалист, режиссер һәм хореографлардан торган жюри Татарстанның күпмилләтле халкы, Сабан туе йоласы, башкала Казан һәм лицей турындагы чыгышны сокланып бәяләде, 2 нче урынга тәкъдим итте.
Теория конкурсында Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннарының тарихын белү тикшерелде, финалга чыккан командалар арасында 3 сәгать буена брейн-ринг барды.
Гомуми нәтиҗә - РФ 56 субъекты арасында 11 нче урын. Балаларның биниһая тырышлыгы хисабына булды ул. Дуслары ял иткәндә, июнь, өлешчә июль һәм тулысынча август айларында алар һәр көнне иртәнге тренировкага тордылар, Олимпия уеннары тарихын өйрәнделәр, "Салют" лагеренда шөгыльләнделәр, эчке дисциплина рухын тәрбияләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: