Бөгелмә авазы

Линар Закиров ветераннарга юбилей медальләре тапшырды

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге дулкынландыргыч чара шәһәребезнең Тантаналар залында үтте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, илебезгә Җиңү китерүгә өлеш керткән, бигрәк тә яу кырында үз-үзләрен аямыйча, дошманга каршы көрәшкән...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан юбилей медальләре тапшырылды.
Әлеге дулкынландыргыч чара шәһәребезнең Тантаналар залында үтте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, илебезгә Җиңү китерүгә өлеш керткән, бигрәк тә яу кырында үз-үзләрен аямыйча, дошманга каршы көрәшкән ветераннарны хөрмәтләде.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә өлкәннәребез аеруча дулкынлана, борчыла, чөнки башларыннан кичкән ул утлы чорлар кайтавазы хәтерләрендә кабаттан яңара. Чәчләренә чал төшкән хөрмәтле аксакалларыбыз түшләрендә тагын бер дәүләт бүләге - юбилей медале балкыды. Бу бүләкне сау-сәламәт килеш озак тагып йөрергә насыйп итеп, ветераннарыбыз һәрвакыт безнең сафларда булсын иделәр.
Тантаналы чара мәдәният хезмәт-кәрләре әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды, анда катнашучылар тарихыбызның тере шаһитлары, аларның батырлыгы белән якыннан таныштылар, хаклы рәвештә зурладылар. Дәүләт бүләкләрен тапшыру ал-дагы көннәрдә әле тагын дәвам итә-чәк, 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр медальләр ияләренә тапшырылып бетәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: