Бөгелмә авазы

Линар Закиров туган көнен билгеләп үтә

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Линар Рөстәм улы якташлары, хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннарыннан да бик күп җылы теләкләр кабул итә. Барлык котлауларга "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре дә кушыла. Линар Рөстәмович! Алдынгы караш белән, зур максатлар, мөһим бурычлар белән, туган шәһәремне...

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Линар Рөстәм улы якташлары, хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннарыннан да бик күп җылы теләкләр кабул итә. Барлык котлауларга "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре дә кушыла.

Линар Рөстәмович! Алдынгы караш белән, зур максатлар, мөһим бурычлар белән, туган шәһәремне үстерим, матурлыйм, дип хезмәт иткән эшчәнлегегезне бөгелмәлеләр күреп, сизеп тора. һәрвакытта да рәхмәт сүзләре әйтеп булмый, күп вакыт проблемалы сораулар белән мөрәҗәгать итәбез Сезгә. Ләкин уртак тырышлык илә Бөгелмәбез көннән-көн үзгәрә бара.

Тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек һәм шатлык-куанычлар телибез! Якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп, аларга да үзегезнең күңел җылыгызны бүләк итеп бәхеттә яшәгез!

Ихтирам белән,

газета хезмәткәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: