Бөгелмә авазы

Район башлыгы Линар Закиров күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр белән очрашты

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Ул -беренче сыйныфка җыенучы нәни дусларыбызның бәйрәме. Шул уңайдан ел саен Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге хәйрия акциясе авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ишле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла. 8 ел дәвамында үткәрелгән әлеге хәйрия акциясендә күп...

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Ул -беренче сыйныфка җыенучы нәни дусларыбызның бәйрәме. Шул уңайдан ел саен Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге хәйрия акциясе авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ишле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла. 8 ел дәвамында үткәрелгән әлеге хәйрия акциясендә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, 160 миллион мең сум күләмендә ярдәм кулы сузылган. Безнең шәһәрдә бу акция шулай ук традициягә кереп китте. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика программасы узу дәверендә 2 500 балага 7 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Шул уңайдан 22 август көнне Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Беренче сыйныфка баручы 6 балага биш мең сум күләмендә булган сертификат тапшырды. Аның ярдәмендә канцеляр товарлар: дәфтәр, ручка, каләмнәр алырга мөмкин.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә җыенган балаларның әти-әниләренең хәлен аңлап була: алар хәзер күңелле һәм бер үк вакытта финанска бәйле мәшәкатьләр белән яши: балаларының уку әсбапларын барлый, кием-салым ала. Югары бистә районында яшәүче Лапшиннар гаиләсендә 6 бала үсә. Быел аларның игезәкләре Федя белән Толя мәктәпкә укырга керергә җыена.

- Балаларны мәктәпкә әзерләү - бик мәшәкатьле эш. Бер баланы аягыннан башына кадәр киендереп, кирәк-яракларын әзерли башласаң, 10 - 15 мең сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Шәһәр мэры тапшырган сертификат безнең өчен зур ярдәм, бик зур рәхмәт, - ди Елена Лапшина.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге игелекле гамәлгә теләк белдергән һәркем кушыла ала.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: