Бөгелмә авазы

Әлегә солдат түгел, ләкин инде егет солтаны

Егет солтаны нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапны Татар мәдәният үзәге оештырган бәйге барышында эзләнде. Быел биш егет үзара "Егет солтаны" исемен яуларга омтылды. Нәкъ менә алар, башка көндәшләрен узып, финалга чыккан. Традиция буенча, егетләр арасыннан "солтанны" сайлап алу төрле биремнәр аша башкарылды. Танышудан башланып китте бәйге. Егетләрнең һәркайсысы үзе...

Егет солтаны нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапны Татар мәдәният үзәге оештырган бәйге барышында эзләнде. Быел биш егет үзара "Егет солтаны" исемен яуларга омтылды. Нәкъ менә алар, башка көндәшләрен узып, финалга чыккан.

Традиция буенча, егетләр арасыннан "солтанны" сайлап алу төрле биремнәр аша башкарылды. Танышудан башланып китте бәйге. Егетләрнең һәркайсысы үзе белән саф татар телендә таныштырып узды. Үз-үзен сәхнәдә чын ир-егетләрчә тотышы, көр тавышы белән Газинур Гафиатуллин исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучысы Антон Григорьев аерылып торды. Исемен атагач, егеттә акцент булыр дип уйлап куярга өлгергән идем, ләкин бу ялгыш булып чыкты. Татар телен каян шулай камил белүе сер булып калды.

Спорт биремендә дә егетләр сынатмады. Бер-берсен уздырырга теләп, автомат сүтеп-җыйды. Бу өлештә иң җитезе 8 нче мәктәп укучысы Сардор Исмаилов булды. Ул 33 секунд дигәндә үтәп чыкты биремне. Ә менә отжимание ясауда Газинур Гафиатуллин исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучысы Шамил Тимкәевка тиңнәр булмады. Ул 77 тапкыр үти алды бу күнегүне.

Өченче, "Туган ягым - туган җырым" бәйгесендә егетләрнең һәркайсы үзенең туган җиренә генә түгел, ә табигатькә булган мәхәббәтен дә чагылдырды. 3 нче урта мәктәп укучысы Айдар Сафин эшенең оригинальлеге белән башкалардан аерылып торды. Импровизацияләнгән "СМС-студия" телевизион тапшыруында ул экологиягә, тирә-якка кагылышлы бик мөһим мәсьәләләргә җавап табарга тырышты.

Соңгы бирем - үз сәләтеңне күрсәтү. Егетләр җырга, биюгә бик оста икән. Татарча тыпырдатып биюе белән Карабаш 2 нче урта мәктәбеннән Риназ Закиров күңелгә кереп калды.

Жюри карары буенча һәр катнашучы егет төрле номинацияләргә ия булды. Антон Григорьев - "Баһадир егет", Айдар Сафин - "Талант иясе", Сардор Исмаилов - "Тамашачы мәхәббәте", Риназ Закиров - "Милләтпәрвәр" һәм инде "Егет солтаны" исеменә Шамил Тимкәев лаек булды.

Ләйсән Бикбулатова.

Автор фотосы.

Фотода: "Егет солтаны" Шамил Тимкәев укытучысы Гөлнара Әхмәдшина белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: