Бөгелмә авазы

Кыю һәм булдыклы егетләр эше

Бүгенге җәмгыять полиция хезмәткәрләреннән куркынычсызлык турында һәр яклап кайгыртуны, иминлекне тәэмин итүне таләп итә.

Кешеләр полицейскийны курку белмәс, кыю йөрәкле, физик яктан ныклы һәм шул ук вакытта тәрбияле, киң карашлы кеше дип күрергә тели. Бу исә полиция хезмәткәрләренә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Чыннан да, кем ул полиция хезмәткәре? Ул нинди сыйфатларга ия?      

Россия эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы ярдәмчесе – шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Ленар Марс улы ӘХМӘТҖАНОВ белән әңгәмә – шулар хакында.   

– Ленар Марсович, эчке эшләр органнарындагы хезмәт турында сөйләгез әле? Кеше биредә нинди юнәлешләрдә хезмәт куя ала?   

– Беркемгә дә сер түгел – һәр кеше үзен якланган дип хис итәргә, якыннарының, әти-әнисе һәм балаларының да тормышы имин-хәвефсез  булуын тели.  Эчке эшләр бүлеге подразделениеләре нәкъ менә шул юнәлештә хокук тәртибен саклауны тәэмин итәләр дә инде: җәмгыятькә һәм анда яшәүчеләргә куркыныч тудыра торган хокук бозуларны булдырмауны тәэмин итү, булганнарын ачыклау өстендә эшлиләр, аларга еш кына үз тормышларын куркыныч астына куярга туры килә.  

Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә үзләрен сыный ала. Җинаятьчеләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлекләрендә оператив-эзләү чаралары белән бәйле бик актив динамикалы, интенсив хезмәт көтә. Икътисадый куркынычсызлык бүлегендә – әлеге юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча четерекле эшләр. Участок уполномоченные яки пост-патруль  хезмәте юнәлешен сайлаучылар бәла-каза килгәндә, кешеләр беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итә торган хезмәткәрләр булачак. Юл-патруль хезмәтендәгеләргә гражданнарның юллардагы иминлеге бәйле. Тикшерү подразделениеләрендә Сезнең юридик мәсьәләләрдәге компетенциягез җинаятьләрне тикшерү барышына һәм аның нәтиҗәсенә. Гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тартуга турыдан-туры йогынты ясаячак. Полициядә  эксперт-криминалист, кинолог кебек бик мөһим башка хезмәтләр дә бар. Моннан тыш, оештыру һәм координацияләү юнәлешендә алыштыргысыз булган дежур частьлар, штаб подразделениеләрен, кадрлар белән эшләүчеләр  һәм тыл хезмәтен башкаручыларның да эшләре бик мөһим.    

– Хезмәткәрләрнең эш графигы белән таныштырсагыз иде?   

– Хезмәт вакыты регламенты буенча 40 сәгатьлек – 5 көнлек эш атнасы билгеләнгән. Зарарлы шартларда эш итүчеләрнең эш атнасы – 36 сәгатьлек. Аерым категория хезмәткәрләр өчен эш көненең тәгаен нормасы юк, андыйларга елына 7–15 көн өстәмә ял бирелә. Эш сәгатеннән тыш эшләргә туры килгән очракларда акчалата өстәмә түләү яки ял көннәре бирү каралган.    

– Ә хезмәт хаклары нинди?   

– Бүгенге көндә беренче елын эшләүчеләр өчен офицерлар составындагыларга 35 мең сум түләнә. 5 ел хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакы чама белән 40 мең сумга җитә һәм алга таба шулай артуны дәвам итә (сержант составындагыларныкы 10ар мең сумга кимрәк). Хезмәткәр озаграк эшләгән саен аның хезмәт хакы да югарырак дигән сүз. Вазыйфасына һәм озак еллар эшләвенә карап, 70 мең сумга кадәр җитә. Барлык хезмәткәрләргә дә елга бер мәртәбә айлык оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Эш күрсәткечләреннән чыгып, акчалата премияләр бирелә һәм ул айлык хезмәт хакы күләменә кадәр җитәргә мөмкин.    

– Белүебезчә, хәзер гражданнарның пенсиягә чыгу яше артты: ирләр өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь дип билгеләнде. Бу сезнең хезмәткәрләр өчен дә шулаймы?    

– Полиция хезмәткәрләренең пенсия тәэминаты башка принципларда башкарыла. Эчке эшләр министрлыгы системасында пенсия алуга хокук 20 ел хезмәт итүгә бирелә. Армиядә хезмәт итү чоры һәм гражданлык уку йортларында белем алу вакытының яртысы да шушы срокка керә. 18 яшьтә эшкә кергән егет, мәсәлән, 38 яшьтә пенсия ала башларга мөмкин дигән сүз.  Аерым подразделениеләрдә, әйтик, гражданнарны вакытлыча тоту изоляторында,  юл-патруль хезмәтендә булучыларга пенсия 32 яшьтән үк түләнә башлый. Хезмәт елларына күрә пенсия алу яшенә җиткән  хезмәткәр полиция сафларында һөнәри үсешен дәвам итәргә дә яки гражданлык оешмаларында яңа юнәлештә карьера үрләрен яуларга да хокуклы.    

Пенсиягә чыкканда хезмәткәргә 7 оклад күләмендә пособие бирү каралган, бу 200 мең сумлап тирәсе. Пенсия күләме, вазифасына һәм күпме хезмәт иткән булуына карап, 15 – 40 мең сум тәшкил итә ала. Мәгълүм булганча, пенсияләр ел саен индексацияләнеп тора.   

Пенсиягә чыккач та хезмәткәребез игътибардан читтә калмый, сораулар туганда безнең ветераннар оешмасы ярдәмендә барысын да хәл итәргә булышабыз.   

 – Полиция хезмәткәрләре нинди ташламалардан, өстенлекләрдән файдаланалар?    

– Полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре түләүсез дәваланырга, Россия Эчке эшләр министрлыгының шифаханәләрендә ял итү, дәвалану өчен юлламалар алуга хокуклы. Россия Федерациясе территориясендә: Кара диңгез һәм кавказ минераль суларыннан алып Владивостокка кадәр булган арада дистәләгән ведомство санаторийлар эшли. Мисал өчен, шундый санаторийда хезмәткәр гаиләсе белән 21 көн ял итүгә (ашау, яшәүне дә кертеп, билгеле) түләү бәясе 9 мең суминан артмый. Министрлык пенсионерлары өчен юллама 2 500 сум тора, ял урынына бару-кайту чыгымнары дәүләт тарафыннан тулысынча компенсацияләнә.   

 Үз тораклары булмаган хезмәткәрләргә эш урыныннан квартир бирелә  ала. Түләп, чит фатирда торучыларга аена 3 600 сум чыгым акчасы бирелә, гаиләле хезмәткәрләр өчен ул 5 400 сум тәшкил итә.  

 10 елдан артык хезмәт итүчеләргә торак алу яки төзү өчен бер тапкыр социаль түләү каралган. Аның күләме һәр гаилә әгъзасына 18 квадрат метр торак исәбеннән, квартирның базар бәясеннән чыгып билгеләнә.   

Болардан тыш, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре беренче һәм, теләгәндә, икенче югары белем алырга хокуклылар һәм алар моны түләүсез эшли. Россия Эчке эшләр министрлыгының югары белем бирү системасы хокук саклау органнарында аеруча кирәкле югары юридик белем биреп кенә калмый, анда техник яки икътисадый белем дә алып була. Дипломнар дәүләт аккредитациясенә ия, граңданнар оешмаларында да аларның дәрәҗәсе югары.    Укучы хезмәткәрләргә, тулы күләмдә түләп, тиешле уку көннәре бирелә.    

Ә тагын барлык хезмәткәрләр дә хезмәт итү срогына иминиятләштереләләр. Имгәнү очрагы була калса (ә бу эш вакытындагы гына түгел, көнкүрештәге имгәнүләргә дә карый), хезмәткәргә иминият акчасы түләнә (нинди очрак булуга карап, 60 мең һәм аннан артыграк суммада).   

– Эшкә урнашу тәртибе турында да аңлатып китсәгез иде?   

 – Эчке эшләр органнарына 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган гражданнар кабул ителә. Кандидатларга сәламәтлеге буенча аерым таләпләр куела, психологик тестлар уздырыла. Сержантлар составындагылар өчен кимендә урта белемле булу, ә офицерлар составындагыларга урта һөнәри яки югары белемле булу таләп ителә.  

 Әгәр сез безгә хезмәт итәргә килергә кара кыласыз икән, башта полиция бүлегенә килеп, кадрлар подразделениесендә эш шартлары, вакансияләр, эшкә урнашу тәртибе турында тулы мәгълүмат алыгыз.  Кадрлар бүлегендә паспортыгызны күрсәтергә, эшкә алуны сорап, гариза язарга, анкета тутырырга, автобиографиягезне язарга һәм кадрлар бүлеге хезмәткәре таләп иткән кайбер башка документларны күрсәтергә кирәк булачак.    

Әңгәмәгез өчен рәхмәт! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: