Бөгелмә авазы

Кызыл Чишмәдә – Кече авыл көне

Кече авыл көннәре уздыру - Бөгелмә җирлегендә күркәм традициягә әверелгән чара. Быел шушы игелекле гамәл районыбызның иң кечкенә авылларыннан булган Кызыл Чишмәдә башланып китте.

Әлфия МОСТАФИНА.
Руслан Йосыпов фотосы.

Авыл халкы белән аралашырга, аларның шатлыклары белән уртаклашырга, моң-зарларын тыңларга (ансыз булмый бит инде) дип бардым мин
анда. Аннары килеп, район җитәкче-ләре, социаль хезмәткәрләрнең кече авылларга мөгамәләсен күрергә дә өметләнгән идем.
Без килеп җиткәндә (җирле хаки-миятнең матбугат хезмәте вәкиле белән идек) авыл уртасындагы бер өй янында унлап кеше җыйналган иде. Авылда җәмгысе 45 кеше яши икән, шуның 15е - пенсионерлар.
Кызыл Хач билгесе төшерелгән машинадан күренгәнчә, димәк, бирегә авыл кешеләренең сәламәтлеген тикшерергә участок терапевты, стоматолог килгән икән. Халык чиратлап шулар янына керә торды. Почта хезмәткәрләре, халыкны киләсе яртыеллыкка газета-журналларга яздыру белән беррәттән, үзләре белән алып килгән көндәлек кирәк-яракларны тәкъдим итә башладылар.
Ике хатын-кыз бергә туры килсә - базар, өчәү булса - ярминкә диләр бит. Нәкъ шулай. Өлкән яшьтәге апалар янына килеп исәнләшкәч, аларның хәл-әхвәлләрен сораша башладым. Минза-дә апа әйтүенчә, төп авыл кешеләре бүгенге көндә биредә дүртәү генә калган икән: икесе дә 91 яшьтән узган Кәтифә әби белән Бикә әби, 89 яшьлек Мәгъдә-нур әби белән 88 яшен тутырган Әнисә әби. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын үзләрен, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп итсен. "Шундый матур урында яшеллеккә күмелеп утырган авылыгыз бетәр дип курыкмыйсызмы соң?" - дигән соравыма ул тулы ышаныч белән: "Юк, югалмас, Аллаһ боерса. Менә соңгы елларда Актүбәдән, Әлмәттән яшь гаиләләр килеп, йорт торгызалар, дача итеп файдаланалар", - дип җавап бирде. Бирсен Ходай.
Авыл кечкенә булса да, проблемалар зурдан. Төрле чак була бит. Авырып киткән очракта нишләргә, якын-тирә шәһәрләргә йомыш төшсә, ни хәл итәргә һәм башка шундый сораулар белән авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсаровага мөрәҗәгать итәм. Чынлап та, бирегә генә түгел, соңгы вакытта Кодашка да маршрут автобуслары йөрми икән. Кибет мәсьәләсендә, бер-ике тапкыр автолавка китергәннәр, әмма төшемле түгел дип, туктатканнар бу эшне. "Кодашта өч медицина хезмәткәре утыра, шуларның берсе генә булса да, безгә дә килеп йөрсә иде", - диләр әбиләр. Төшем дигәннән, бу очракта байлык, керем турында гына уйлау бик үк дөрес булмастыр, мөгаен. Хәйрия, шәфкать, мәрхәмәт дигән төшенчәләр дә бар бит әле дөньяда. Бүген кемнедер сөендерсәң, иртәгә үзеңне шатландырачакларына ышанырга кирәк.
Кыскасы, сораулар күп, авыл җирлеге башлыгы бу проблемаларны хәл итү өчен эшләвен, аларның уңай чише-лешенә ышануын әйтте. Ә бит, алда
әйткәнемчә, шушы олы очрашуда шәһәрдән өлкәннәребезне, ә алар бу авылда байтак, сакларга һәм якларга тиешле оешмалар вәкилләре килсә, авыл кешесенең моң-зарын, гозерен тыңлап, аларны хәл итү юлларын табу әмәленә керешерләр иде. Ә менә күрше Кодаштан үзешчән сәнгатькәрләр урамда салкын дип тормаганнар, җыелып килеп, җырлары һәм биюләре белән халыкның күңелен күтәрделәр.
Кече авыл көннәре моның белән генә бетмәс әле, халык белән очрашуларга шәһәр дәррәү кубып барыр һәм андагы авыл кешеләре белән барысын да уртага салып сөйләшерләр, уртак тел табарлар дип ышанасы килә.
Сүз соңында. Авылда 45 кеше яши, шуларның 15е - пенсионерлар. Социаль ярдәм күрсәтү идарәсеннән өлкәннәргә күз-колак булырга, ярдәм итәргә билгеләнгән социаль хезмәт-кәрне күпме эзләсәм дә, таба алмадым ул көнне. Эш белән каядыр киткән диделәр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: