Бөгелмә авазы

Кызларың белән горурлан, Бөгелмәм!

30 гыйнвар көнне Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә 8 - 11 нче сыйныф укучылары катнашында "Без тарихта эзлебез" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Чарада Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 62 укучы чыгыш ясады.

Гөлназ БИЛАЛОВА,
9 нчы урта мәктәпнең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.

Бөгелмә шәһәре данын Татар Димскәе мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гөлназ Ишмиева (җитәкчесе - Сәрия Мөкатдис кызы Галләмова) һәм 9 нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Асмик Мхитарян (җитәкчесе - Гөлнар Мәҗит кызы Билалова) яклады.

Чыгыш ясаучыларны татар теле, әдәбият, тарих секцияләрендә югары дәрәҗәдәге жюри әгъзалары тыңлады, аларга бәя бирде. Безнең кызларыбыз турында аерым язмыйча булдыра алмыйм. Гөлназ Ишмиева (рәсемдә сулда) Димскәй авылының атамалары турында бик матур, аңлаешлы һәм кызык итеп сөйләде, хәтта жюрида утыручы "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире, язучы, филология фәннәре кандидаты Факил Мөхәммәт улы Сафин да аның чыгышын мөкиббән китеп тыңлады. Профессор апа-абыйларның сорауларына җавап биргәч, Гөлназ бөек Тукайның "Туган авылым" сүзләренә язылган җырын да матур итеп башкарды. Бу укучыны әзерләгән Димскәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Мөкатдис кызына мин генә түгел, Гөлназның чыгышын тыңлаучы бар кеше дә рәхмәт әйткәндер, мөгаен.
Ә Асмик Мхитарян турында (рәсемдә уңда) 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Мәҗит кызы Билалова сөйли: "Матур итеп сөйли башлагач, жюри әгъзалары Асмикны туктатып: "Нинди милләттән?" - дип сорады. Асмик исә елмаеп: "Әрмән кызы мин", - диде. Ул күренекле язучы һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров турында "Шатланам мин җырлар булып калуыма..." дигән тема буенча уңышлы чыгыш ясады. Йомгаклау сүзендә жюрида утыручы КФУның татар филологиясе кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты Гомәр Филгиз улы Даутов болай диде: "Менә карагыз, кайберләрегез татар кешесе булып та, көч-хәл белән татарча сөйләшәсез. Татар телен камил белүче әрмән кызы Асмик белән очрашканда, сезгә оят булмасмы?" - дигән сорау бирде. Дөрестән дә, Асмигыбыз бит безнең әрмәнчә дә, русча да, татарча да бик яхшы белә. Инглиз телен дә бик тырышып өйрәнә. Аның хыялы - укытучы булу".

Реклама

Төшке аштан соң без барыбыз да, дулкынланып, нәтиҗәләрне белер, җиңүчеләрне күрер өчен гимназиянең Мәҗлесләр залына җыелдык. Анда безне әле яңа гына оешкан "Әллүки" фольклор ансамбле матур җырлары, дәртле биюләре белән каршы алды. Җиңүчеләр Дипломнар, катнашучы-
ларны сертификатлар белән бүләкләделәр.

Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең милли белем һәм тәрбия бүлекчәсе мөдире Н.Г. Миначёва болай диде: "Бүген бу залда утыручы һәр укучы да җиңүче. Миңа I урын булмады дип, кәефләрегезне төшереп, кайтып китә күрмәгез. Чын күңелдән язылган төрле-төрле эчтәлектәге эшләрне укыдык, тыңладык, жюри әгъзаларына урыннарны билгеләү бик авыр булды. Шушындый олы эш эшләгән укучыларга, бигрәк тә укытучыларга, әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Уңышлар сезгә!"

Дипломнарның күбесен Чаллы шәһәре мәктәпләренә калдырып, истәлеккә Мулланур Вахитов исемен-дәге 2 нче татар гимназиясендә фотога төшеп, без кайтыр юлга чыктык.
Зур булса да Яр Чаллы,
Безгә Бөгелмә якын.
Менә шулай чараларга
Килербез әле тагын.
Рәхәтләнеп яшик әле
Гүзәл Бөгелмәбездә.
Аннан якын җирләр юктыр,
Ни күпме эзләсәк тә!

Иртә таңнан торып, Чаллы шәһәренә барган Асмик белән Гөлназны җылы машинага утыру белән йокы басты. Арыганнар, ял итсеннәр хәзер. Мин аларга карап, горурланам. Шундый татар милләте өчен җан атып торган кызлар булганда, телебез яшәр, чәчәк атар. Бөгелмә кызлары бит алар! Кызларга да, аларны әзерләгән укытучыларга да, әти-әниләренә дә озын гомер, бәхет-шатлык, уңышлар теләп калам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: