Бөгелмә авазы

Кыргызстанның беренче ханымы – Бөгелмәдә

12 мартта Бөгелмәгә Кыргызстан Президенты Алмазбәк Әтәмбаевның сөекле җефете Рәйсә ханым Миңнәхмәт кызы төкле аягын басты. Ул әнисе ягыннан - Бөгелмә, әтисе ягыннан - Сарман кызы.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Реклама

Кечкенәдән Ош шәһәренә күчеп китәргә туры килсә дә, Бөгелмә хакында ул җылы хатирәләр саклаган: "Әнием Зәйнәп Ханова монда туган, шуңа күрә Бөгелмәгә килүем - ул кайту, биредә үткән балачагыма кайту. Без еш барып йөри торган өйнең адресын яхшы хәтерлим, хәзер анда икетуган абыем тора. Тиздән менә Актүбә, Лениногорск, Чаллыдан килгән иң якын туганнарымны күрәчәкмен, алар белән озак еллар буена күрешмәгән идек".
Туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Несынова аңа шәһәребезнең бүгенге көне, сәнәгате һәм югары фән даирәсендә яулаган лаеклы урыны хакында сөйләде.
Табибә буларак, Рәйсә ханым яңа бала табу йортын карады, очрашу соңында журналистлар белән уңай тәэсирләрен уртаклашты: "Иң мөһиме, нарасыйлар сау-сәламәт тусын, ана белән бала бәхетле булсын - алар олы кайгыртучанлык тоеп яшәргә хаклы".
"Кыргызстанда татарлар ничек яши?" - дигән соравыбызга: "Авыр вакытларда мөһаҗирлеккә дучар булган татарлар кире әйләнеп кайта башладылар. Чөнки аларның туган җире - анда. Хәзер вәзгыять тотрыкланды: "Туган тел" дигән татар-башкорт мәдәни берлеге эшли, аның эшчәнлегендә актив катнашып, әдәби кичәләр, иҗади гастрольләр үткәрүгә ярдәм итәм", - дип җавап бирде.
Безнең меңләгән инсафлы татар хатыннары кебек үк, ул - тыйнак, зифа буйлы, сөйкемле. Үзе белән очрашкан һәр кешегә илтифат һәм хөрмәт күрсәтте. Аңлашыла ки, моның төп сәбәбе җәмгыятьтә биләгән югары урынында: кая барса да, ул Кыргызстан хөкүмәтенең йөзен гәүдәләндерә һәм аның һәр күз сирпүе тугандаш олы халыкның мәдәниятен ачып бирә. Әмма шул ук вакытта безнең янда гадилек белән үзен тотуы туганнарча якынлык хисе белән аңлатыладыр. Чөнки туган-үскән җир, табигый, иң самими хисләр белән йөрәкне кузгата.
Һәм без аңа чын күңелдән рәхмәтле. Иң нечкә миллият хисе белән татар баласы алдында баш иябез. Идел-Ананың бер гүзәл кызы, Сөембикә кебек, туган далаларыннан китеп, Кыргызстан мәмләкәтенә ханбикә булган икән, бу безнең өчен олы горурлык
билгесе. Укымышлылык белән хөрмәт казанса иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: