Бөгелмә авазы

Күтәрелде күккә фонарьлар...

25 гыйнварда - Студентлар көнендә шәһәребезнең Никахлашу сараенда беренче студентлар бал-маскарады узды. Анда Бөгелмәбезнең югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы 50дән артык активист-студент катнашты.

Әлеге күркәм чараны, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, ЗАГС бүлеге вәкилләре белән берлектә, "Курс-М" шәһәр студентлар клубы әзерләде.
Егет һәм кызлар ике сәгать дәвамында бал биюләрендә бөтерелделәр. Аларга бу хакта алдан хәбәр ителгән иде, шунлыктан бал-маскарадка әзерләнергә мөмкинлек булды. Беренче бию - полонез аларга беркадәр авыррак бирелсә дә, аннан соңгы вальс һәм вальс- котильон күп кенә парларның балга чыннан да әзерләнеп килгәннәрен күрсәтте. Биюләр арасында яшьләрне күңелле ярышлар, уеннар көтә иде. Бал Короле һәм Королевасы булу өчен 10 пар көч сынашты, аларга аерым сынаулар аша узарга туры килде.
"Мондый бәйрәмне беренче генә үткәрүебез әле. Егет-кызларның бирегә килергә ризалашуы гына да күңелле хәл. Бик күпләрнең мәктәптәге чыгарылыш кичәсеннән соң бер дә киеп карамаган бал күлмәкләреннән булуы бигрәк тә ямьле күренеш булды. Әлеге чараны уздыру өчен күп тырышырга туры килде, анда катнашучыларга кичә бик ошагандыр, алар да безнең кебек үк тәэсирләнгәннәрдер дип уйлыйм", - дип, фикерләре белән уртаклашты "Курс-М" клубы рәисе Станислав Недобежкин.
Бал тәмамлангач, һәркемнең яшерен сер итеп саклаган теләкләренең тормышка ашуын теләп, күккә фонарьлар күтәрелде...

"Курс-М" студентлар клубы мәгълүматлары буенча
Ә. Шәвәлиева әзерләде.
Алексей Бояров фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: