Бөгелмә авазы

Коррупциягә каршы – ил белән

Бүген Бөгелмә муниципаль районы хакимият бинасының кече залында "Коррупциягә каршы көрәшү максатларында гражданнар җәмгыяте институтлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хакимият органнарының бәйләнеше" темасына семинар узды. Чакырылучылар рәтендә Бөгелмә муниципаль районы советы һәм җәмәгать оешмалары, прокуратура һәм эчке эшләр идарәсе, шулай ук, районнарның коррупциягә каршы комиссия җитәкчеләре, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Баулы,...

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ислам Ахмәтҗанов җитәкчелегендә үтте. Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов, коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең баш киңәшчесе С. Рәхимов, "Татмедиа" республика агентлыгының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш һәм мәгълүмат хезмәте белән эш бүлеге җитәкчесе Р. Гарифуллина, ТР юстиция министрлыгының планлаштыру һәм координация, мәгълүмати-аналитик эш бүлеге начальнигы А. Беденьгов, "Татмедиа" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Ә. Әдиятова катнашып, үз эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы докладлар белән чыгыш ясадылар.

Коррупция бүгенге җәмгыятьтә иң кискен проблемалареның берсе булып тора. Әлеге өлкәдә төп профилактика эшләре нәкъ менә газета-журналларга, радио-телевидиниегә йөкләнгән. Шуның өчен дә җаваплы җитәкчеләрнең мәгълүмат чараларын җыеп, мондый файдалы һәм кызыклы фактлар җиткерүләре, басмаларда көн күрүче язмаларның сыйфатын яхшырту турында сүз алып барулар, аларны анализлаулар барыбызга да файда һәм киләчәктә киң колачлы эш алып баруда зур ярдәм булыр диясе килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: