Бөгелмә авазы

Корбанның максаты – шатлык өләшү

6 ноябрьдә җир шарының барлык төбәгендә яшәүче мөселманнар олуг бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен тан-тана итәчәк. Дөнья мө-селманнары иртән-иртүк Корбан гаете намазына җыела. Олуг бәйрәм бар мөселманнарны бер урынга туплый. Алар бу көннәрдә Ислам диненең биш фарызының берсен - хаҗ гамәлен кылу өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган җиренә - Мәккәгә...

Бу көнне кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы исә гаять зурдыр. Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе - корбан чалудыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең кызы Фатыймага (р.) әйтте: "Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгъза-лары, йоны һ.б.лары мизанга салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40000 әҗер-савап язылыр".

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.

Әссәламегаләйкем, мөселман кардәш-ләрем! Менә барыбыз да зарыгып көткән Корбан бәйрәме дә килеп җитте. Бу шулкадәр олы бәйрәм ки, хәтта тормыштагы авырлык-лар да аның яктысын каплый алмый, чөнки бар мөселманнар шат, бәхетле, бер-берсен тәбриклиләр, кунакка йөрешәләр.

Бу гамәлләрнең барысы да - кешенең Аллаһыга ихлас ышануы һәм диндарлыгы билгесе. Үзен мөселман дип санаган һәр кеше гает көннәрендә әхлакый сыйфатларын яхшырта, чистарына, рухи яктан сафлана.

Бу көнне тагын корбан: сарык, яисә сыер чалына. Күбрәк сарык суеп, итен туйганчы ашау дигән максат куелмый билгеле, корбанның асыл максаты - Коръән кушканнарны үтәп, Аллаһыбызга тагын да якынаю.

Традиция буенча Бөгелмәбездә химаячеләр акчасына берничә сыер суелып, ите социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре кулына тапшырыла. Алар исә итне, нинди дин тотуына карамастан, шәһәребезнең аз тәэмин ителгән мохтаҗ кешеләренә тараталар. Корбан бәйрәме рухы, шулай итеп, татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә өенә үтеп керә. Корбанның максаты - шатлык өләшү. Изге бәйрәм көнендә шатлык һәр йортта тантана итсен иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: