Бөгелмә авазы

Корбан берләштерә, корбан якынайта

Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгалә мөселман өммәтенә бик күркәм өч бәйрәм бүләк иткән: Корбан гаете, Ураза гаете һәм Җомга көне! Бу көннәрдә без, мөэмин-мөселманнар, Корбан гаете белән нигъмәтләнәбез. Кичә шәһәр-район мәчетләренең барысында да Гает намазлары укылды.

Бисмилләһир-рахмә-нир-рахим! Әссәламәга-ләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Әлеге олуг бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар. Корбан гарәпчәдән "якынаю", "якын булу" дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Реклама

Без бу мөбарәк бәйрәмдә Гает намазларын укып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә быел 25 октябрьгә туры килгән бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алдык.

Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кар-дәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.

Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьлән-дерергә, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә әдәп, тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәер-ле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ,
Үзәкләшкән дини оешма -Татарстан Җөмһүрияте
мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: