Бөгелмә авазы

Көн кадагында – ташу төшә

Безнең төбәктә ташу, гадәттә, көчле явымнар һәм күп карның тиз эрүе сәбәпле төшә. Суның зур тизлек белән күтәрелеп, елга ярларыннан ташып, тирә-юньгә җәелүе гаять аянычлы хәлләргә китерә: бина-корылмалар, коммуникацияләр җимерелә, уңдырышлы туфрак юыла, терлекләр үлә, хәтта кешеләрнең һәлак булу очраклары да юк түгел. Шул рәвешле, күнегелгән тәртиптә бара торган хуҗалык...

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы
һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Бөгелмә муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенең язгы ташуга каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган чираттагы утырышы 28 февральдә үк узган иде. Аңа районның башкарма комитеты җитәкчесе А. Латыйпов җитәкчелек итте. Башта булган гидротехник корылмаларның (буа, күпер, юллар) торышы тикшерелде; вак таш, ком, җиһазлар кебек матди-техник әйберләр запасы әзерләнде. Хәзер инде территорияләрне кардан чистарту бара, суның күтәрелү дәрәҗәсен даими күзәтеп тору өчен вакытлы 4 постка аерым кешеләр билгеләнде; район җитәкчеләренең дежур тору графигы расланды; кирәк булса, вакытлыча урнаштырып тору өчен ике җирдә - Татар Димскәе авыл мәдәният йортында һәм Карабашның 1 нче урта мәктәбендә 400 кешелек махсус урыннар әзерләнде. Гадәттән тыш хәл килеп туа калса, Бөгелмә районында махсус план нигезендә эш итү өчен 57 берәмлек техника, 149 кешелек состав җәлеп ителәчәк.
Безнең төбәктә су басудан, гадәттә, шәһәрнең Морозов, Краснослободская, Заречная урамнарында, Карабашның түбән очында һәм Татар Димскәе, Суык Чишмә авылларында яшәүчеләр зыян күрә. Куркыныч, кагыйдә буларак, Дим, Зәй, Бөгелмә елгаларыннан, Карабаш сулыгыннан яный.
Өегез су баса торган зонага эләгә икән, газ, су һәм электрны өзегез, мичләрдә утны сүндерегез. Кием-са-лым, кыйммәтле әйберләр, документлар һәм азык-төлек запасын өске катка, чардакларга күтәрегез. Коткару, йөзү чаралары, баулар әзерләп куегыз.
Эвакуация турында хәбәр бирелүгә, өч көнлек ризык запасы, уңайлы-җылы кием, дарулар һәм документларыгызны барлап, аларны су үтмәслек итеп төреп алыгыз. Су кинәт күтәрелә башлаган икән, паникага бирелмәгез, биегрәк урынга менеп, ярдәм килгәнне көтегез. Ә инде су кимегәч, өзелгән электр чыбыкларыннан сак булыгыз, эчә торган суны кайнатмый гына файдаланмагыз. Куркынычсызлыгына инанып бетми торып, токны, газны һ.б. тоташтырмагыз. Бүлмәләрне тулысынча җилләтеп бетермичә, ут кабызырга да ярамый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: