Бөгелмә авазы

“Әкият” әкияттәгечә булсын өчен…

Бөгелмәдә моңарчы балалар бакчаларының шундый киң масштаб белән ремонтланганы булмагандыр әле. Төзүчеләр хәтерләвенчә, бу эш соңгы тапкыр моннан 20 еллар элек - узган гасырда гына башкарылган булган.

Хакимиятнең матбугат хезмәте
мәгълүматлары нигезендә
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Менә тиздән шәһәребезнең 28 нче "Әкият" ("Сказка") балалар бакчасы үзенең икенче туган көнен билгеләп үтәргә җыена. Элек ул Бөгелмәнең иң яхшы балалар бакчаларыннан саналган - аны үзләренең балалары өчен геофизиклар төзегән икән. Бирегә балаларын урнаштырырга күпләр теләгәндер ул чорда.
Быел да сентябрь аенда яңартылган, бөтенләй яңа төсмер алган "Әкият" сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачарга җыенганын ишеткәч тә аңа янә, балаларын җитәкләп, әти-әниләр агылыр, мөгаен. Мәсәлән, Четровлар гаиләсе кече балаларын урнаштырырга юллама алган инде, бүген исә зурысын да бирегә алуларын үтенеп килгән.
Хәтерләсәгез, берничә ел бу бинада кадетлар да укыды әле. Ниһаять, аны яңадан сабыйларга бирергә вакыт җиткәнен аңлап, шәһәр җитәкчелеге шушы мөһим объектны яңарту эшен, реконструкцияләүне "ПСБ-2" подряд оешмасына (җитәкчесе - Шамил Булушев) ышанып тапшырды.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров биредә булып, капиталь ремонтның торышы белән танышып йөрде - беренче катны узып, андагы уен, йокы бүлмәләрен, санузелларны карады. Нәкъ менә шушы бүлмәләрдәге идәннәрнең җылытылачагын әйттеләр җитәкчегә. "Икенче атнадан алып, стеналарны буяу эшенә керешәчәкбез, аннары идәннәрне монтажлый башлаячакбыз", - диде баш подрядчы Шамил Булушев. "Бик күркәм. Әмма материалларны сайлаганда аларның экологик яктан чисталыгына аерым игътибар бирергә кирәк, - дип искәртте Линар Закиров. -
Ә стеналар нинди төстә булачак?" - дип тә кызыксынды. Бу турыда подрядчы белән балалар бакчасы мөдире арасында күптән бәхәс бара икән инде. Иң мөһиме, ул төсләр нәфис һәм якты булырга, җылылык биреп торырга тиеш дип килешкәннәр аннары.
Бәдрәф, кул юу бүлмәләре плиткалар белән тышланган инде. Совет заманындагы кебек ак булмавы гына да күзләрне иркәләп тора.
Кухня блогы да яңартыла. Анда яңа җиһазлар китереләчәк. Бу турыда да подрядчы кайгыртучанлык күрсәтеп өлгергән. Хикмәтле машина пешекчеләргә тәмле генә түгел, балалар өчен файдалы да ризык әзерләүдә ярдәм итәчәк: аңарда ашамлык кыздырылмый һәм пешми, ә парда әзерләнәчәк, ди.
Башкарма комитет җитәкчесе балалар бакчасы пешекчеләренең хезмәт хаклары белән дә кызыксынды. Алар уртача 6 000 сум алалар икән. Линар Закиров мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбедадан бу мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзләүне сорады. Чөнки, барыгызга да мәгълүм, тәмле ризыкны бары тик күтәренке күңел белән генә әзерләп була. Ә шундый түбән хезмәт хаклары белән яхшы кәеф була аламы?
14 төркемдә 280гә кадәр бала кабул итәргә сәләтле "Әкият" балалар бакчасында барлыгы 76 хезмәткәр эшләячәк. Дөрес, беренче чорда 8 төркем тупланачак.
"Бу балалар бакчасы ремонт ягыннан да, персонал туплау мәсьәләсендә дә үрнәк булырга тиеш. Төзекләндергәннән соң ул чын-чынлап әкият иле-
нә охшап калсын иде", - диде Линар Закиров журналистларның сорауларына җавап биреп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: