Бөгелмә авазы

“Әкият” кайтты безгә...

Республикабызда 30дан артык Президент программасы уңышлы эшләп килә. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзү". Бу программа мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә булган чиратлардан котылырга ярдәм итәчәк. Соңгы 5 елда Татарстанда республика бюджеты хисабына гамәлгә кертелгән 200дән артык балалар бакчасы сафка басты. Шуның бер өлеше ремонт һәм реконструкция эшләреннән соң ачылса, 118е...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Тиздән безнең Бөгелмәгә дә шундый бәхет елмаячак: шәһәребезнең Тухачевский урамында 140 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы төзелеше тө-гәлләнеп килә. Моннан өч дистә ел элек үк планга кертелгән булса да, йөзү бассейны да булачак уникаль проектлы бу бакчаны бары тик хәзер, нәкъ менә республикадага югарыда искә алган максатчан программа эшли башлагач кына төзү мөмкин булды. Бәясе - 83 358,63 мең сум. Бүген биредә төп эшләр төгәлләнеп килә дияргә мөмкин, подрядчы оешма "Сувар-Актив" җәмгыяте хәзер территорияне төзекләндерү, ишегалдындагы уен мәйданчыкларына җиһазлар урнаштыру, аларны көйләү эшләре алып бара. Август аенда ишекләрен ачачак бу мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесен хаклы рәвештә олы вакыйга дияргә була, чөнки Бөгелмәдә 25 ел инде яңа балалар бакчасы төзелгәне булмаган...
Балалар бакчаларына ихтыяҗ арту ул төбәгебездә балалар саны артуга да бәйле бит әле. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, берсе арты берсе бушый барган бакча биналарын филиаллар итеп мәктәпләргә тапшырган булсалар, хәзер вәзгыять үзгәрде. Иске бакчаларны ремонтлау, заман таләпләренә туры килерлек итеп реконструкцияләү һәм, әлбәттә, яңаларын төзү көн кадагына килеп басты. Монда да эш, әйткәнебезчә, беренче чиратта, республика програм-маларына таянып алып барыла.
Узган ел сентябрь аенда, мәсәлән, "Балалар бакчаларын реконструкцияләү" проекты кысаларында, Бөгелмәнең Ярослав Гашек урамындагы "Әкият" балалар бакчасы үзенең икенче туган көнен билгеләп узды: Ш. Булушев җитәкчелегендәге "ПСБ-2" төзелеш оешмасы биредә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 80 121 мең сумлык эш башкарды, 280 урынга исәпләнгән бинаны, чыннан да, әкият дөньясына әйләндерде. Геофизиклар карамагында булып, элек-электән балалар өчен шартлар яхшы саналган бу тәрбия учреждениесе заман таләпләренә туры килә торган итеп үзгәртеп корылды (рәсемдә).
Шушы ук республика проекты кысаларында, соңгы санаулы елда шәһәрдә һәм "Прогресс" хуҗалыгында реконструкцияләнгән балалар бакчаларын да исәпкә алсак, чын мәгънәсендә, чирек гасыр көткән шатлык булып, "Әкият" кайтты безгә дияргә тулы җирлек бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: