Бөгелмә авазы

Китап – нәсел мирасы

Сөембикә манарасы янында Тарих серенә төшәргә Омтылган борау кебек, Хәлсезләнеп башын игән Авыр бер сорау кебек. Кем гаепле? Кайчан? Нигә Манарабыз авышкан? Урын сайлаганда әллә Коручысы ялгышкан? Узганнарга тарта уйны Тансык азан тавышы. Тынгылык бирми күңелгә Манараның авышы. Янтайганмы күпме еллар Иманы-нуры юкка? Барсына да шаһит бит ул: Хыянәт, тугрылыкка......

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Соңгы берничә ел дәвамында менә шундый хуш очрашулар еш үтә бездә. Әйе, чын иҗат әһелләре белән очрашып сөйләшүләр, аларның иҗаты белән танышулар насыйп була башлады үзебезгә. Монда ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге республикабызның көньяк-көнчыгышындагы 10 районны /шул исәптән Бөгелмәне дә. Авт./ үз эченә алганын да истән чыгармаска кирәктер.
Әлеге очрашуга этәргән сәбәпләр дә ачык: октябрь аеның татар халкы тарихында аерым бер урын алып торганлыгы мәгълүм. Шуңа күрә тагын бер кат тарихка күз салып, каһарманнарыбызны барлап, милләтебезнең бүгенгесен күздән кичереп, алга таба кая хәрәкәт итәргә дигән сорауларга җаваплар эзләүдә дә әдипләребез сүзе бик кадерле шул.
Очрашу Карабаш 1 нче урта мәктәбе укучысы Ильяс Минһаҗев җырлавы белән башланып китте һәм шуның белән бөтен кичәгә юнәлеш бирелде дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Әйе, Ильясның җырында яңгыраган: "Бу дөньяда без яшибез икән, юкка түгел, юкка түгелдер..." - дигән сүзләр залдагыларның кү-ңелләрендә урын алды, уелып калды. Алай гына да түгел, күпләр әлеге мизгелдә: "Мин дә бит якты дөньяга юкка гына килмәгәнмен, үземнең бөтен барлыгым, эшчәнлегем белән милләтемә иҗтиһат итәргә тиешмен!" - дигән оеткыны йөрәкләренә ныклап беркетеп куйды булса кирәк.
Шуннан соң сәхнәгә кунаклар чакырылды, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина, аксакал язучыбыз Әсгать Сәлахов, Миң-зифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова сүз алдылар.
Аннары аларны ут-күршеләребез Лениногорск каласыннан килгән иҗат әһеллә-ре алыштырды. Алар арасында әле күптән түгел генә республика илбашы указы белән "Татарстан Республикасы халык рәссамы" дигән мактаулы исем иясе Мөдәррис Минһаҗев та бар иде. Аның әлеге уңыштан һич кенә дә башы әйләнмәгән, һаваланмаган ул, халык өчен иҗат итүен дәвам итә. Һәм менә аның тырышлыгын ЮНЕСКОда да күреп алганнар һәм иҗади эшчәнлегенә югары бәя биргәннәр. "Тынычлык илчесе" дигән алтын медаль һәм таныклык Мөдәррис әфәндегә Бөгел-мәдә, тамашачы тулы залда тапшырылды. Үз чиратында, лениногорскиларның чыгышы, Ринат әфәнде Хә-бибовның милли рухтагы җырлары беркемне дә битараф калдырмады.
Очрашуда шулай ук бүгенге көндә безнең арабызда булмаганнар да искә алынды. Узган елның октябрь аенда бакыйлыкка күчкән Дамир Сәетгәрәй улы Асылов, башка әрвахларыбыз рухына багышлап дога кылынды.
Кичәдә яшь буын вәкил-ләренең дә булуы куанычлы иде. Алар әле чын язучыларны күрүләрен, аларның чыгышларын тыңлауларын, үзләре белән алып килгән китапларны тәкъдир итүләрен, шуның белән бергә буыннар элемтәсен булдыруларын киләчәктә аңларлар һәм бу турыда горурланып сөйләрләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: