Бөгелмә авазы

Киңәшләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар

Бөгелмә муниципаль районының Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә 2014 елның язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу буенча республика зонаара семинар-киңәшмәсе булып узды.

Семинарда катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов кабул итте. Аның эшендә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, ТР "Россельхозцентр" һәм агрохимия хезмәте белгечләре, агрономнар, авыл хуҗалыгы формированиеләре бүлекләре җитәкчеләре, җиргә иңдерү алдыннан орлыклык материалны корткычларга каршы эшкәртү машиналары машинистлары катнашты.
Киңәшмәнең пленар өлешендә 2014 елның язгы кыр эшләре кампаниясен уңышлы башкарып чыгуның тактик мәсьәләләрен, ТР территориясенә игенчелек продукциясен керткәндә карантин контроль булдыру зарурлыгын тикшерделәр. Министр урынбасары И. Габдрахманов игенчеләр алдында торган төп мәсьәләләр турында сөйләде. "Россельхозцентр" җитәкчесе урынбасары Р. Хәбибуллин исә орлыклык материалның сыйфатын яхшырту алымнары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү
институты белгечләре уҗым культураларын тәрбияләү алымнары турында тәҗрибә уртаклаштылар.
Министр урынбасары ассызыклавынча, быел игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруда эшкә иҗади якын килеп, барлык ресурсларны кулланып эшләү мөһим. Шуңа күрә дә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре бер-берсен аңлап эш итәргә тиешләр.
Киңәшмәнең практик өлешендә, ул "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта барды, семинарда катнашучылар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыкларының тишелеп чыгу темпларын арттыру юллары, технологик операцияләр уздыру алымнары, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү, шулай ук техник культураларны эшкәртү технологиясе белән таныштылар.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотолары.
Рәсемнәрдә: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясый; авыл үзешчәннәре семинарда катнашучыларны сәламли.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: