Бөгелмә авазы

Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син

Татар Димскәе авылыннан сугышка 552 кеше китә. Шуларның 351е кире әйләнеп кайтмый, сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Кояшлы күгебез, тыныч тормышыбыз өчен без шул солдатларга бурычлы. Мәрхүмнәрне искә алу һәркемнең изге бурычы. Ә истәлекле Җиңү паркын һәм һәйкәл ачу тантанасы – моның шаһиты.

  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә 24 июньдә илебездә парад үтте. билгеләп үтте. Бу көн районыбызның Татар Димскәе авылы халкы өчен дә истәлекле булды. Димскәйлеләр, авыл кунаклары, үз-үзләрен аямыйча сугышкан, авыр тормыш юлын үткән һәм яу кырларында ятып калган якташларыбызга багышлап төзелгән, бүгенге көндә яңадан төзекләдергән “Җиңү Паркын” һәм һәйкәл ачу тантанасына җыелдылар. Әлеге истәлекле вакыйгада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Вахит Гарәфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов, депутатлар да катнашты.

Һәйкәл-фонтан 1985 елда Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап  төзелә. Эшнең төп оештыручысы – ул вакытта авыл Советы җитәкчесе булып эшләүче Фәрит абый Шәфигуллин була. Фонтанны авылдашыбыз Рафаэль абый Гыйззәтов үз куллары белән ясый. Рафаэль абый заманында үз эшенең остасы, алтын куллы кеше була. Ә Нәкыйп абый Шакиров аңа ярдәмгә килә. Кызганыч, алар инде күптәп вафат, ләкин изге гамәлләре – авыл халкының күңел түрендә. Ул елларда авыл ветераннары биредә 40лап чыршы утырталар. Фонтан яу кырында ятып калганнарның якты истәлеге булып, шактый еллар авылны бизәп тора.

Бүген 35 ел элек төзелеп, шактый вакыт ташландык хәлдә торган Җиңү паркы һәм һәйкәл яңа сулыш алды. Ә аны яңадан төзекләндерү идеясе инде күркәм эшләре белән авыл халкын сөендерергә өлгергән Олеся һәм Сергей Ковалевлар гаиләсенә килә.

– Әлеге парк яныннан һәрвакыт үтеп йөрибез. Шундый матур җирнең ташландык хәлдә булуына бик кайгыра идем. Иремә дә бу турыда әйтеп килдем. Ул минем идеяне хуплады, шулай итеп, без аны төзекләндерергә дигән бердәм уйга килдек. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов та безнең фикер белән килеште һәм әлеге изге эшкә керештек. Фонтанны яңадан торгызу мөмкинлеге булмады, чөнки бу бик зур чыгымнар таләп итә, шулай да территорияне җыештырдык, һәйкәлне дә ирем үз куллары белән төзекләндерде, анда ике генә солдат йөзе иде, хәзер алар бишәү булдылар, Мәңгелек утны да үзе ясады, үзебез 4 эскәмия ясап куйдык, минемчә, бик матур килеп чыкты, без канәгать. Әлеге эшне башкарып чыгуда ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмовка, шәхси эшмәкәр Эльвира Галләмовага, эскәмияләр алуда булышкан авыл депутатларына, гомумән, паркны һәм һәйкәлне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән һәрбер кешегә изге гамәлләре өчен зур рәхмәт.

Бу истәлекле урынны – Мәдәни ял итү урынын авылдашларыбыз кадерләп, саклап, чүп-чар ташламыйча, матур итеп тотарлар һәм аның белән горурланырлар. Монда үтәчәк чаралар яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертер диеп өмет итәбез, – ди әлеге изге эшне башлап йөрүче Олеся Ковалева.

Ковалевлар гаиләсе моның белән генә туктап калырга уйламый, авылны төзекләндерү, матурлау буенча киләчәккә дә матур планнар белән яши. Иске медпункт бинасын сүтеп, мәчеткә кадәр булган территориядә Мәдәният һәм ял паркын дәвам итү, анда да агачлар утыртып, авылны ямьләндерү юлында алар.    Олеся һәм Сергей Ковалевларның эшләгән изгелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, матур идеяләре һәрвакыт тормышка ашсын! Авылны торгызырга омтылучы яшь гаилә белән чын күңелдән горурланабыз. Афәрин!

Парк һәм һәйкәлне торгызуга күп хезмәт һәм вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә ул безнең каршыда яңа халәттә – Мәңгелек ут рәвешендә тора. Әйткәнебезчә, элек һәйкәлдә ике солдат йөзе сурәтләнгән булса, хәзер алар анда бишәү. Парк территориясенә эскәмияләр урнаштырылган. Теләге булган һәмкем бирегә килеп ял итә, табигатькә соклана, ветеран бабаларын искә ала ала.

Ләйсән ЙОСЫПОВА

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: