Бөгелмә авазы

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле шәһәребез кунаклары!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

       23 февраль, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган сугышчыларның тарихи хәтеренә хөрмәт йөзеннән, миллионлаган кешеләрне берләштерә. Бу көн, чын мәгънәсендә, бөтенхалык бәйрәме булып тора, бөгелмәлеләрнең күп кенә буыннары өчен дәүләтебезнең көчен һәм куәтен, үз Ватаныңа мәхәббәт һәм тугрылык, үз гаиләңне кайгырту һәм яклау сәләтен чагылдыра.

Бүген погон йөртүчеләрне генә түгел, Ватан хакына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, аның иминлеге хакына тәвәккәл гамәлләргә әзер булган барлык патриотларны да котлау кирәк.

Барыгызга да үз йортыгызның, гаиләгезнең, илегезне, туган шәһәрегезнең чын саклаучылары булуыгызны телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!

 

Линар Закиров,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: