Бөгелмә авазы

Хезмәтемдә юлдаш иҗатым

Фестивальдә «Татнефть» җәмгыяте структур бүлекчәләре, сервис идарәче компанияләре һәм уку йортлары хезмәткәрләре катнаша. Әлбәттә, алар арасында «ТНГ-Групп» ҖЧҖ үзешчәннәре дә үз көчләрен сыный. Бу көнне дә алар үзләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән тамашачыны сокландырды. 

Кемдер рационализаторлык һәм фән өлкәсен сайлый, икенчеләре профессиональ өлкәдә көчле, кайберәүләрнең күңеленә исә спорт казанышлары яки иҗат якын. Бу юнәлешләрнең һәрберсе «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан хуплана. «Татнефть» ГАҖ профсоюз оешмасы оештырган «Талантлар фестивале» иҗади конкурсы моңа ачык дәлил булып тора. 

6 апрельдә Әлмәтнең ике мәйданчыгында: «Нефтьче» һәм «Иске Әлмәт» мәдәният йортларында «Татнефть» бүлекчәләр арасында «Талантлар фестивале» иҗади конкурсы узды. Үзешчән сәнгать смотры инде күркәм традициягә әверелде һәм ел саен сәнгать өлкәсендә үз мөмкинлекләрен күрсәтергә теләүче нефтьчеләр һәм геофизиклар саны арта гына бара. Фестивальдә «Татнефть» җәмгыяте структур бүлекчәләре, сервис идарәче компанияләре һәм уку йортлары хезмәткәрләре катнаша. Әлбәттә, алар арасында «ТНГ-Групп» ҖЧҖ үзешчәннәре дә үз көчләрен сыный. Бу көнне дә алар үзләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән тамашачыны сокландырды. 

Быел программада «Геофизик» бию коллективы (җитәкчеләре – А. Мәгъсумова); конферансьелар – Ренат Гәрәев һәм Ирек Борһанов (җитәкчеләре –  Д. Барсукова); солистлар – Алсу Галләмова һәм Диләрә Сираева (җитәкчеләре – Ф. Янбекова), Василий Антипов; Екатерина Потешкина, Елизавета Воронова, Василий Антипов һәм Александр Головин составындагы "Саундтрек" вокаль ансамбле (җитәкчеләре – А. Головин) һәм "Киви" вокаль-инструменталь төркеме – солисты – Егор Платоновлар катнашып, үзләренең сәләтләре, матур, дәртле чыгышлары белән сөендерделәр. Чыгышлар бик матур, истә калырлык булды. Шунысы да сөендерә, «ТНГ-Групп» җәмгыяте чыгышлары ел саен мөхтәрәм жюри әгъзалары тарафыннан уңай яктан гына билгеләп үтелә һәм коллектив – һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә.

Шунысын аерып әйтәсе килә, әлеге фестивальдә бер тапкыр чыгыш ясаган геофизик-артистлар әлеге иҗат бәйрәменнән киләсе елларда да читтә калмыйлар, үзләре үк алдан теләк белдереп, чарага әзерләнә башлыйлар. Шул рәвешле, геофизика үзешчән сәнгать коллективына инде күптән нигез салынган, әлбәттә инде ул яңара да бара, җәмгыятькә сәләтле, яшь геофизиклар килә.

Мәсәлән, Ренат Гәрәев («ТНГ-Универсал» җитештерү-техник бюросы начальнигы) һәм Ирек Борһанов (промысел геофизикасы бүлеге геофизигы) «Оригиналь жанр» номинациясендә чыгыш ясадылар. Алар алып баручылар ролен башкарып, бик матур һәм үзенчәлекле итеп, биюче геофизиклар коллективын тәкъдим иттеләр. Ренат бу конкурста инде 7 ел катнашса, Ирек – беренче тапкыр.

– Әлеге фестиваль безнең бертөрле эш көннәребезне алыштырырга һәм яраткан шөгылебез белән мавыгып, күңел белән ял итәргә менә дигән мөмкинлек бирә. Бер мәлгә эштән аерылып, сәхнәдә чыгыш ясау һәрвакыт күңелле, өстәвенә, бу төп эштә дә яхшы чагылыш таба, яңа энергия, көч туплыйсың, кәефләр күтәрелә, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклаша геофизик-артистлар.

Геофизиклар әзерләгән номерлар һәм әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра. Быел да «Геофизик» бию коллективы хезмәткәрләрнең кәефен һәм эшен чагылдыручы бик якты, дәртле бию әзерләгән иде.

– Номерга туры килүче иң дәртле, сәләтле, якты 11 биючене сайлап алдык, алар барысы да – «ТНГ-Групп» ҖЧҖ хезмәткәрләре. Бик тырышып эшләдек һәм бу иҗат җимешебездә үзебезнең эштән буш вакыттагы кәефебезне чагылдырдык. Без бүген офис хезмәткәрләре түгел, ә күтәренке кәефле, матур шәхесләр, – дип сөйләде «Геофизик» бию коллективы җитәкчесе, «Журавушка» прогимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы Алинә Мәгъсумова.

- Фестивальдә 14нче ел – «ТНГ-Групп» ҖЧҖгә эшкә килгәннән бирле чыгыш ясыйм. Балачактан биергә яратам, шуның өстенә бу бәйрәм коллективны берләштерә, кәефне күтәрә, физик форманы нормада тотарга ярдәм итә. Канатланып биибез, чөнки ел саен диярлек беренчелекне яулап киләбез һәм бу безне яңа үрләргә рухландыра. Без яраткан компаниябез өчен тырышабыз һәм тырышачакбыз, – дип, кичерешләре белән уртаклаша фәнни-техник идарә геофизигы Булат Әхмәтов.

- 3нче ел инде әлеге искиткеч фестивальдә бик теләп катнашам, хәтта аны көтеп алам. Беренче елны «Геофизик» бию коллективы составында гына чыгыш ясаган булсам, узган ел үз сәләтемне 3 номинациядә сынап карадым: бию, вокал һәм «Киви» вокаль-инструменталь төркеме составында катнаштым. Быел шулай ук биюдә һәм төркем составында – клавишларда уйныйм. Төп эшчәнлектән тыш, репетицияләр, әзерлек, чыгышлар вакытында күңел һәм тән белән ял итәсең, яхшы энергия туплыйсың. Иҗат бәйрәме нәтиҗәсендә, күп кенә яңа танышлар, дуслар таптым, бер компаниядә эшләүче хезмәттәшләремне яхшырак белдем, бу җәмгыять эчендә бердәм эшләргә һәм геофизиканың уңышын арттырырга ярдәм итә, – дип сөйли фәнни-техник идарәнең яшь, энергиясе һәм сәләте ташып торучы геофизигы Алмаз Саттаров.

Хатын-кызлар вокал номинациясендә чыгыш ясаган Алсу Галләмова (идарә аппаратының топограф-геодезия эшләре бүлеге топографы) 2007 елдан бирле геофизикада эшли. Шул вакыттан башлап, үзешчән сәнгать фестивалендә актив катнашучы.

- Балачактан сәхнәдә чыгыш ясарга, җырларга яратам, аннан ләззәт алам, күңел белән ял итәм. Быел Алмаз Монасыйповның «Кояшларың белән кил син миңа» романсын әзерләдем. Үз җәмгыятем өчен көч сынашу мөмкинлегенә ия булуым өчен горурланам. Безнең компания һәрвакыт беренче булсын, – ди Алсу.

- «ТНГ-Групп» җәмгыятенә күптән түгел генә эшкә урнаштым. Әлеге кыска гына вакыт эчендә дә предприятиене, үзем эшли торган коллективны һәм эшемне яратып өлгердем. Шуның өстенә, яраткан хоббием – җыр белән шөгыльләнергә мөмкинчелек килеп чыгуына тагын бер кат сөендем. Бүгенге иҗат кичәсенә Сосо Павлиашвилиның «Небо на ладони» җырын әзерләдем. Күңелле, матур, дәртле җыр, мәхәббәткә, язга якын, үзем дә әлеге җыр белән сихерләндем, аны тизрәк тамашачы хозурына җиткерәсем килә. Барлык хезмәттәшләремә уңышлар телим, – ди “ТНГ-Универсал” җәмгыятендә техник вазифасын башкаручы Диләрә Сираева.

- Җәмгыятебездә һәрдаим хезмәткәрләрнең иҗатларын ачарга мөмкинлек бирүче Нефтьчеләр көне, Гаилә бәйрәме һәм башка чаралар үтә. Нәкъ шул вакытта үзебезнең яңа талантларыбызны күрәбез һәм алар белән эшлибез. Чөнки нәтиҗәсе һәркемне сөендерә, алар рәхәтләнеп бииләр дә, җырлыйлар да. Бурычыбыз – аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү, – ди җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев.

Әйе, ялда гына түгел, эштә дә биеп кенә тора бу уңган-булган егет-кызлар. Һәрвакыт шундый күркәм, тырыш һәм матур булып калыгыз, уңышлар сезгә!  

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: